Суббота, 11.05.2024, 15:09:27   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 5 » ТАЙШЫ
ТАЙШЫ
17:19:32
Борын-борын заманда, аталары хан үлгәннән соң, олы агасы белән Тайшы үзләре көн күреп кала. Айлар, еллар үтә, болар үсеп җитә. Бараба агай-энеләр хан итеп берәүне дә башкадан билгелиселәре килми: Тайшының агасын хан итеп күрәләр.

Беркөнне ил-халыгын алып, агасы ауга китә. Хатыннар, кызлар эчерге корып, аламыш сугып, үз эшләре белән мәшгуль булып ятканда, дөнья куптарып, ут уйнатып, көннең күзен көл иткән яу килә. Сугышка чыгарлыклары булмый. Карт-коры сыктап-иңрәп кала, яшь кыз-киленне алып китәләр. Араларында ай-кояштай балкыган Тайшыны Тимер хан ала.

Күп еллар үтә. Ике улы булганчы, Тимер хан Тайшыны бер яры чыгармый, кеше белән сөйләштерми. Бер заманны моның ике улы үсеп буй җитә. Очкан-булган белән сөйләшеп, агасының олы хан икәнен ишетә. Агасы белән боларның ханлыгы арасында, аждаһадай сузылып, ике әйре агып ята икән. Үзенең ышанычлы кешесен җибәреп, тулаен яхшылап белеп ала. Балаларын алып, агасына качып китәргә уйлый.

Әсирлеге бетеп барган бер көнне, Тимер ханның, өе астына тирән чокыр казытып, казан куя башлаганын күрә. «Бу тиккә булмас»,— дип, Тайшы яхшы булып кыланып, ни эшләргә йөргәнен сораша. «Олы кунак чакырам»,— ди теге.

«Тукта, моның очы-төбен күрим, китми торыйм, кунак эчү-ашавы арасында котылуым үземә үк яхшы булыр»,— дип уйлый да тукталып кала. Казан астына, төтенен читкә чыгарып, ут яга башлыйлар. Чокырны, өстән ябып, яхшы келәмнәр белән каплыйлар.

Көннәрдән бер көнне кунаклар килә башлый. Караса: олы кунагы — Тайшының үз агасы була. Тайшы шунда ук аңлый: агасын үтерергә йөргәннәр икән. Кайсы келәмнең казанга төшмәгәнен билгели дә, агасына сиздереп өлгерә. Эшнең кая барганын күреп, Тайшының агасы кылычы белән келәмне чабып ерта да: «Батырның оятын кылычы аклады!»— дип, чабып кайтып китә.

Тимер хан уйга төшә. Бер көннәрне гаскәрләре кара җирне селкетеп яу килгәнен белдерә. Тимер хан яуга чыга. Бер әйрене узганнар, икенчесенә якынаеп кына килгәннәр икән. Тимер ханныкылар отыры бара, ди. Сугыш башлана, ди. Кемне кем белсен: ук-җәяләр тартылып тора, ди, уклар чебен-черкиләрдәй очып тора, ди. Үлеш-кырылыш!..

Тайшы елкысына менеп, яу киемен киеп, карап тора икән. Бер заманны агалары ягы, җиңелеп, әйрегә кысыла башладылар. Бу ике улын җибәрде. «Икенче әйрегә җитеп киләләр»,— диде. Тайшы үзе чыкты хәзер: «Атың башын тарт, агай!»— дип кычкырды. Әйренең бу ягына чыгармый җиңсә, Тимер ханны җиңеп була икән, әйредән чыгарса, крепостенда җиңдермидер.

Агасы моны аңлап ала. Сугыш кызганнан кыза. Агасы ягында көч тагы азая. Тайшы сугышка үзе чыга да Тимер ханны сугышка чакыра. Тимер хан моны танымый. Сугышалар. Тайшы җиңә дә җиңелгән кешегә шарт куя: бакча сараеның түбәсендә утырып, бер сарайдан чыккан бичә белән ашык уйнарга. Тимер ханның әмәле юк: риза була. Бер заманны, алтын-көмешләре белән ялтырап, Тайшы үзе чыга, Тимер ханны чакыра. Өч кат уйныйлар, өчесендә дә Тайшы отып чыга. Бер исә иңеп, бер исә чыгып утырган Тимер ханга соңгы өч батырның ике улы белән Тайшы булганын әйткәч, исе югалып китеп, җиргә егылып төшә. Аннан соң ул Аксак Тимер хан булып калган.

Тайшының агасы җиңелгән ханнан, ике энесе белән сеңлесе Тайшыдан башка, берни дә алмый.

Эчерге — киндер тукыма; биредә: чатыр кору.
Аламыш — буй-буй тукыма, палас.
Очкан-булган — килгән-кигкән.
Әйре — елга.
Тулаен — тулысынча, бөтенләе белән.
Отыры — каршы.
Ашык — сөяк уены.
Бер исә иңеп, бер исә чыгып — бер эчкә кереп, бер тышка чыгып.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1000 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz