Посетители |
Онлайн всего: 4 Гостей: 4 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 8 » ТЕЛӘҮ БИРДЕ
ТЕЛӘҮ БИРДЕ | 19:45:26 |
Безнең Карагай йортында борын Теләү Бирде дигән пәһлеван торган, бик көчле булган, аның буеның юанлыгы бисти корсактай имеш. Аңа казакъ солтанының бер батыры килгән. Килеп сораган:
— Я, Теләү Бирде, кая синең ягың?
Теләү Бирде боерган:
— Бар, алып килегез ягымны!
Аннан ары атыша торган ягыны биргән. Казакъ тарткан, тарткан да, көче җитмәгән. Ул вакытта Теләү Бирде үзе туксан яшькә чыккан икән. Карт булса да бу, ягыны кулына алган, бер тартканда ягыны сындырган. Сынган ягы белән ул казакъны кырып-кырып йортыннан сөреп чыгарган.
Бисти корсактай — егерме корсак хәтле.
Ягы — җәя.
Карагай йорты — Төмән өлкәсенең Тубыл районындагы Карагай авылы. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 1077 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|