Суббота, 11.05.2024, 11:22:33   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 2 » ӘТКӘЙ ҮЗЕ КҮРГӘН ЭШЛӘР
ӘТКӘЙ ҮЗЕ КҮРГӘН ЭШЛӘР
12:17:08
Әткәй мәрхүм әйтер иде: Пугачев Казанга килгәндә, мин шактый бала идем, дияр иде. Ун яшьләремдә булса кирәк. Әүвәл Пугачев килер хәбәре чыккач, ул вакытта Казан губернаторы... дигән адәм икән, бистә кешеләрен Мәкәрҗәгә барудан мәныг кылды . Аннан сон Пугачев Казанга килгәч, ул вакытта Казан татарларының кязгөзар адәме югарыда Аксак Каратун вакыйгасында мәзкүр Кара Ибраһим дигән икән. Ул заманда безнең Аит бабайның өе Әфәнде мәсҗеде каршында икән. Ул йорт урынында хәзердә Габдрахман Абызов йорты, соңрак мәдрәсәгә алдылар. Мәзкүр Кара Ибраһим бистә халкына әмер итепдер, һәр ни Мәкәрҗәгә барырга хәзерләнгән күмәч, бавырсак, сохари, икмәк, бал, май, йомырка, сыра вә һәм моның кебек нәрсәләрне мәсҗед алдына китерделәр вә һәм мәсҗед алдына эскәмияләр ясап, шул тәгамнарны мәсҗед алдында эскәмияләргә өеп-өеп куйдылар. Шуннан соң бер заманда Пугачев чирүеннән башкортлар килә башлады. Чуаш, чирмеш вә һәртөрле җыентык халык бәгъзесе поп киемнәре вә бәгъзесе штуф киемнәр, вә бәгъзесе хатыннар җиләне* кигәннәр иде. Үзләре яланаяк вә бәгъзесе башына марҗа сарафаны, вә өстенә марҗаның ефәк киемнәрен, штуф киемнәрен киеп, корал, сөңге, мылтык, бәгъзеләрендә тимер сәнәк, чалгы вә һәм бәгъзеләре агачның башын гына утка көйдереп, сөңге кебек иткән иде. Картлар вә мәзкүр Ибраһим башлык, һәммәсе җыелып, мәсҗед алдында торыр иделәр. Пугачев гаскәреннән килгән халыклардан башкортлар: «Илмесез, җаумысыз?»— дип әйтерләр иде. Картлар: «Ил, ил»,— дип торырлар иде. Башкортлар: «Ил булсагыз, Атайга барыгыз, бәйгать бирегез»,— диерләр, шуннан соң Казан халкы аларны атларыннан төшереп, ашатып, эчертеп җибәрерләр вә һәм киткән заманнарында янәдән: «Атайга барыгыз, бәйгать бирегез»,— дип китәләр икән. (Аитов Мөхәммәтҗан хәзрәтләре риваять кыладыр: Пугачев Казанга килмәстән бер ел мөкаддәм безнең Казаннан берничә кеше Бөгелмәгә чирүгә һәм җибәрелгән икән. Ул кешеләрнең эчендә бар икән буяучы Мөхәммәдьярларның атасы Гобәйдулла, яки бабасы Йосыф мулла микән, бик сугышчы кеше булгандыр. Бөгелмәдә мәзкүр Йосыф муллага Пугачев полковнигы Аит мишәр дигән адәм юлыгып сорашкан: «бистәдә минем Аит исемле бер дустым бар иде, беләсеңме?»— дип. «Беләмен» дигәч, аңар бер камчат бүрек бирелдер. Моны хәзер генә урысның бер полковнигын атып үтереп алган идем, дип. Әмма ике хилаф якның кешеләре ничек юлыгышкандыр, белмимен.)

Шулай итеп ике-өч көн азапланып, бигрәк кыстый башлагач, Ибраһим карт халыкка әйтепдер, «инде чара юк» дип, вә һәм унҗиде кешене коралландырып, атка атландырып, уң беләкләренә Пугачев тарафының галәмәте — күк чүпрәк бәйләтеп, үзе һәм җәяү, күсәк таянып, Акком астыннан китеп, Мокрыйдан әйләндереп, Арча кырына бармак булып, мәзкүр унҗиде кешене башлап барганында, Мәскәү юлында зур тузан күреп әйтепдер: «Һәй, егетләр, атыгыздан төшеп, иярләрегезне беркетеп, күк чүпрәкне сул кулыгызга бәйләгез,—дигән.— Аннан соң инде атланыгыз, бу тузан патшадан калага ярдәмгә килә торган Михельсон генералның гаскәренең тузаны булса кирәк, аңа барыгыз»,— диелдер. Шуннан бу егетләр томрап чабып, Михельсон гаскәренә барып кергәннәрдер.

Шул көннәрдә безне, өйдә тотудан куркып, Яңа бистәгә җибәрделәр. Мине, Мусаны һәм бер асрау кызымыз белән. Ләкин ни сәбәпдер, без Яңа бистә астында бер лодка астына кереп яттык. Муса бик шук иде һәм яшь иде. Көймә астында шукланып авазлангач, асрау кызымыз: «Һай, харап итәсең»,— дип курыкты, шуннан соң кичкә таба өйгә кайттык. Анда ат үлеп ята, монда ияр ватылып ятадыр. Анда сөңге, монда кылыч калган. Гусарлар урам-урам йөреп Пугачев тәвабигъларын кырып йөргәннәр икән. Михельсон килгәч, Пугачев сынып, таралып китте. Әмма крепостьта халык бик ачыккан иде. Ничә көнгәчә каланы ачарга рөхсәт булмады. Ибраһим карт җыелган азык-төлекне, крепостька илтеп, туп тишекләреннән солдатларга өләшер иде. Шуннан соң калада мәхкәмә ачылып, бунтовщикларның эшләрен тикшереп, бәгъзесен астылар, бәгъзесен кистеләр. Бер Исмәгыйль исемле качкын солдат бар икән, Пугачев гаскәрендә тупчы башы булып йөргән икән, ике бистә арасында астылар. (Хәзердә ул урында ат көтүенең ихатасыдыр.) Янәдән берәүне күл башында астылар. Янә бер Дон казагы, Пугачев сынганын белмәенчә, калага килгән икән һәм: «Кайда Атай?»— дип сораган. «Атаң кем?» — дигәч, «Пит Федорич»,— дигән. Үзе бер зур сакаллы кеше икән. Шунда ук аның телен тартып кискәннәрдер.

Шуннан соң бунтовщиклар хакындагы мәхкәмәдә сөйләшкәннәр: Казан татарлары Пугачев белән бер иде, һәммәсен кырмак кирәк»,— дигәннәр. Мәхкәмә халкы һәммәсе риза булганнар. Әмма Михельсон гаскәрендә татардан чукынган бер генерал бар икән, ул кул куймаган. Әйткән: «Алар яраклары белән безнең гаскәргә ярдәм иттеләр»,— дигән, һәм, шуннан соң, калада бикләнгән солдатлар: «Әгәр дә татарлар туйдырмаса, без үләр идек, Пугачев каладан чыгып киткәч, татарлар туйдырды»,— дигәннәр. Шуннан Казан халкы урыс гаскәренең ярдәмчесе дип мәдех кылынып калды, диер иде.

Бу Казанга Пугачев килгән елны, ягъни 1774 нче ел Пугачев Казанны тәмам яндырып харап иткәндер. Пугачевка чаклы крепость әйләнәсендә әллә ничә манарасы бар икән, ватып бетергәндер. Пугачевның Казанга килгән заманын элгәре замандарак картлар эпоха итеп, ягъни тарих кебек итеп сөйләшерләр икән. Бер-беренең яшен сораганда: «Син Пугачевта ничә яшь идең?»— диерләр. Берсе «ун яшьтә», берсе «өч яшьтә» вә бәгъзеләре «мин Пугач ел туган» вә бәгъзеләре «мин ана корсагында калган», диерләр. Вә янә Пугачев Казаннан гайре авылларга йөреп, күп һәлаклек салгандыр. Казанның Ибраһим Бикбау углы Нагаев үзенең агасыннан риваять кыладыр (Бикбау Пугачев заманында 15 яшендә икән): Пугачев Лаеш округында берничә авылларда, мәсәлән, Күндә, Кара Баянда алпавытларны кырга чыгарып дарга астырды вә һәм гайре авылларда бу заманда күп фетнәләр булды, диер икән.

Мәныг кылу — тыю, тоткарлау.
кязгөзар адәме — башлап йөрүче кешесе, юл күрсәтүчесе.
Тәгам — ашамлык, ризык.
Чирү — гаскәр.
Хилаф — каршы.
Тәвабигъ — иярчен.
Мәхкәмә — суд.
Мәдех кылыну — макталу.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1000 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz