Аяк очларына гына басып, вак-вак атлап, сихри Алтын көз килә. Һәр адымы саен чишмә челтерәвен хәтерләтеп алтын коела.
Җәйне йомшак көдрәләренә яшереп калырга теләгән каен кызлары алтында коендылар. Ямь-яшел үләннәрнең җылы куенында кояш нурларына үрелеп тирбәлүче соңгы чәчәкләр елмайдылар. Басу турләрендә шаулаган иген Алтын көзнең ефәк чәчләренә энҗедәй бөртекләрен тезде.
Кояшның соңгы нурлары көзгедәй шома күл өстендә бераз серләштеләр дә, бер-берсеннән качарга теләгәндәй, дулкыннар арасына чумдылар.
Иртәгесен Алтын көз еракта ишетелгән иң беренче әтәч җырына уянды. Соңгы бәбкә үләненә Суык бабай хәбәре булып тешкән ап-ак кырау белән бит-кулларын юып алды. Урман бабай бүләк иткән тырысына күчтәнәчләр салып, авылга юнәлде.
Алтын көз авылга килеп кергәч, барысының да ояда кайнашкан кырмыскалардай янып эшләүләрен күреп бик сөенде. Аның нурлы күзләрендә ялкын уйнады. Бар доньясын онытып үзенең ничек эшли башлаганын да сизми калды. Түм-түгәрәк, алсу йөзле алмаларны кулына алып сокланды, йодрык хәтле бәрәңгеләрне күреп шаккатты, алтын тәңкәләрдәй сап-сары башлы эре суганнарны куенында иркәләде, кып-кызыл сусыл помидорларны үчтекиләде, тау-тау өелеп торган бөртекләрне учына алып, озак уйланды. Бу муллыкны күреп, Алтын көз: "Рәхмәт сиңа, Җир анам!" – диде дә китәр юлга җыенды. Аерылышу сагышлары булып ялтыраган күз яшьләре тып-тып тамдылар.
Офыкта ак ефәк күлмәкләрен җилфердәтеп Кыш күренде.