...Биек кыялар өстендә карт бөркет бик озак әйләнде. Аннан кинәт әллә нәрсә исенә төшкәндәй зур ак кыяның нәкъ очына кунды. Канатлары томшыгы белән тарап куйды, уңайрак итеп утырды да тирә-юньдәге тынлыкка шаккатып, уйга калды.
...Ул төнне диңгез давыл җырына шашып-шашып биеде. Карасу-зәңгәр дулкыннар, иңнәренә салынган ак бәсләрне салып ташларга теләгәндәй, кыяларның җанын телгәләп, ярга ташландылар. Аннары тынычлангандай әкрен генә кире диңгез янына “атладылар”. Диңгез исә тулган ай төнендә биегән пәриләрне дә уздырып һаман ярсыды.
Давыл җыры таш кыялар арасына кереп, адашып йөри-йөри кайтаваз булып иреккә ашыкты.
Күк йөзен кая барып бәрелергә белмәгән авыр кара болытлар каплаган. Ул болытларны ачып, күк капусын карарга теләгәндәй, яшен, күзләрен зәһәр уйнатып, караңгылыкка кулларын суза.
Яшь бөркетнең мондый мәхшәрне беренче генә күрүе булса кирәк: кыяларга ышыкланыбрак утырды. Шунда ул кайдандыр тонык кына ыңгырашу ишетте. Давыл җырыдыр дип артык игътибар итмәде. Ләкин тавыш кабатланды, ул әйтерсең лә шомлы җырның кайтавазына кушылып һаман саен якынайды. Бөркет сагайды: үткер күзләрен тавыш килгән якка төбәде.
Ак Кыя көчле дулкыннар яралаган тәненең авыртуыннан түгел, салкын җилләр йөзен әрнетүеннән дә түгел, менә шундый куркыныч төннәрне бер ялгызына гына үткәрү насыйп иткән язмышын уйлап елый иде.
Диңгез аны соры кыялар кочагында ап-ак итеп тудырган.
Беренче тапкыр дөньяга күз салгач та үзенең башкалардан аерылып торуы Ак Кыяны артык гаҗәпләндермәде дә һәм ул бервакытта да үзен алардан өстен санарга тырышмады. Ләкин...
Соры кыялар үз нигезләрендә дөньяга килгән Ак Кыяны туган итеп кабул итмәделәр. Әллә көнләштеләр, аллә үзләрен артык бөек дип санадылар...
Шулай итеп Ак Кыя беренче ачы яшьләрен татыды. Аны бары Кояш кызының үргән алтын толымнары җылытты, иркә җилләр килеп назлады, йөгерек дулкыннар гына шаярды, мәрҗән булып сибелгән йолдызлар, тулган Ай сылуы бердәнбер сердәшчеләре булды. Ә дәү-дәү салкын кара дулкыннар аны төннәр буе болай да кысылган җанын яралады, әче җилләр кайнар күз яшьләре әрнеткән йөзенә тагын-тагын килеп газап өстәде. Төсе дә, җаны да аклыкка, пакьлеккә омтылган, ярату, яшьлек дип типкән йөрәкле Ак Кыяны язмыш кызганмады. Әйе, язмыш бит мондый йомшак күңеллеләрне бик үк өнәп бетерми, ул кырыс була белгәннәрне, аның сынаулары каршында сынмаганнарны хермәт итә.
Яшь бөркет көчле канатларын тавыш-тынсыз гына кагарга тырышып Ак Кыяның аяк очларына килеп кунды. Сәйлән булып тезелгән тамчыларның серле бизәкләрен күзәтте. “Көчле дулкыннар ничек матур итеп чиккәннәр. Мөгаен, күңелләре ак, бары тышкы яктан шулай тупас булып күренәләрдер” – дип уйлады ул.
Ул ялгышты... Бу тамчылар Ак Кыяның йөрәгеннән тамып чыккан кайнар күз яшьләре иде. Күз яшьләре тамдылар да тамдылар. Ләкин аларның берсе генә дә чиксез диңгез кочагына ташланмады, юк... Алар Ак Кыяның ап-ак күлмәгендә, еракта-еракта балкыган иң якты йолдызларны хәтерләтеп, энҗе булып сибелделәр.
Яшь бөркет Ак Кыяның хәлен аңлый алмады. Яшь иде әле ул, бик яшь. Аның күңеле зәңгәр биеклекләрне үтеп тагын да югарыга очарга, дәү-дәү кыяларның очына ук тиеп торган йомшак болытларда аунарга ашкынды, үткер күзләре һәр иртәне, көнне, төнне йотылып-йотылып күзәтте, гайрәтле канатлары әллә нинди көчле җилләрне җиңәрдәй куәте барын сиздереп торды.
Көннәр, айлар, еллар узды... Яшь бөркет язмышның бар сынаулары белән соңгы тамчы кадәр булса да көрәште, җиңде. Менә язмыш картлык дигән мәлне аның иңнәренә дә салды.
Бүген ул гомерендә тирән эзле истәлекләрнең берсе булган Ак Кыя белән очрашуга килде. Әле кичә генә булган кебек шомлы төнне янә исенә төшерде. Барысын яңадан күңеленнән кичерде. Шунда кояш нурларында йолдыз булып балкыган тамчыларны күрде. Һәм... Бу тамчыларның гади генә түгел, ә Ак Кыяның күптәнге күз яшьләре икәнен аңлады...
Карт бөркет югарыга күтәрелеп тирә-юньне үткерлеге инде кимегән күзләре белән сыйпады, яңадан Ак Кыяның нәкъ очына кунып тын гына күзләрен йомды һәм мәгърүр канатларын җәеп түбәнгә ташланды...
21 сентябрь 1999 ел.