Четверг, 19.06.2025, 04:21:44   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [7]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2006 » Ноябрь » 13 » Сулган чәчәк турында нәсер
Сулган чәчәк турында нәсер
19:19:46

Авзалова Гөлнар Мөҗәһит кызы


Ник өздең син мине! Шушы җирдән, дусларымнан аердың бит. Әйе, барлык чәчәкләр белән бергә үсә идем мин. Безгә бергә бик күңелле иде. Ә, син, минем матурлыгыма соклана идең, син сокланган кебек башка бүтән кешеләрнең дә күз явын ала идем бит мин. Алар минем белән хозурлана иделәр. Миңа карап торсалар да рәхәт булып китә иде аларга, барлык борчылурын, мәшәкатъләрен, хәсрәтләрен дә оныта иделәр. Гел серләрен сөйлиләр иде, әйе, бүгенге көнгә кадәр мин аларга хыянәт итмәдем, һәм шулай ук сиңа да... Серләрен сакладым.


...Ә син, минем матурлыкны читтән генә карап торырга теләмәдең. Нәфсең зур иде шул, һаман өзәргә дип кулыңны суздың “алтын таулар” вәгъдә иттең. Әйе, миңа дус чәчәкләрем янында яшәү көннән-көн авырлашты, алар барысы да көнләшүләреннән дошманнарыма әверелделәр. Шул вакыт син минем иң якын яклаучым кебек идең. Әмма озакка түгел, үзеңә кирәк булган көнгә кадәр. Дусларың, танышларың алдында минем белән мактаныр өчен генә...


Ә бүген син мине өздең. Мин сулам, кибәм, үләм...


Әмма син сөенмә “җиңәм”, – дип. Минем тамырым бик тирәнгә урнашкан. Бу ел булмаса, киләсе елга мин тагын тишелеп чыгармын, үзем генә түгел, ә яклаучы нәни балаларым белән.


Ләкин ни генә булмасын мин сиңа рәнҗемим. Син бит бу дөньяда бары кеше, бик бәләкәй зат.


Бәлки син безнең үрчүебезне күргәч, рәнҗетүең турында уйлый башларсың. Кешеләр бит алар гел шулай, ялгышлык эшләмичә аңламыйлар. Ә без тереклек затлары сезнең аңлавыгызны, үкенүегезне күреп сөенәбез.


Мин сула барам, миңа әйтүе авырлаша. Шулай да әгәр дә син барсына да төшенсәң, зинһар өчен, үткәннәреңне кабатлама...

Категория: Хикәяләр | Просмотров: 3354 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2006  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz