…Илназ гаиләдә бер генә бала. Шуңа ул бик кадерле иркә булып үсте. Кап-кара күзле, дулкынланып торган кара чәчле, озын буйлы, бер сүз белән әйткәндә «бер кашык су белән йотарлык» чибәр егет. Ата-ана шушы бала өчен яшәде. Илназ әле шушы көнгә кадәр тормыш авырлыгын үз җилкәсендә татып карамады. Мәктәптә, башка балалардан әллә ни аерылып тормаса да укытучылар телендә, Рәфис малае Илназ булды.
Көннәрдән бер көнне Ходай Тәгалә Илназны үз яры — Ләйсән белән очраштырды. Артык горур, үз сүзле егет үзе дә сизмәстән Ләйсәнгә гашыйк булды. Ашаганда ризыгы, йоклаганда йокысы качты күз каршында озын толымлы, чибәр, күк йөзедәй зәңгәр күзле — Ләйсән тора. Егетнең хисләренә кыз да мәхәббәт белән жавап бирергә әзер. Алар бер-берсен шашып сөйделәр, пар аккошлар кебек аерылгысыз булсаларда, Ләйсәннең әнисе бу мөнәсәбәтләрне хупламады. «Сез икегез ике дөнья кешесе, бер берегезгә туры килмисез», — дигәч, күнеленнән «Бәлки язган бәхете шушыдыр», — дип уйлады.
Мәхәббәтнең беренче сынау көннәре. Илназ теләмәсәдә Ләйсәнне калдырып шәһәргә укырга китергә мәҗбүр. Рәфис бердәнбер малаен күз алыдна табиб итеп китерсә, әнисе үзе кебек укытучы булуын теләде. Тик егет икенче юлны сайлады — ул киләчәктә тәртип саклаучы булачак. Ата-ананы бу теләк бик сөендермәсәдә, яраткан малайларына каршы килеп булмый. Илназ укырга киткәч, Ләйсән дә ямансулап калды. Хисләр суынмады. Ерак араларны хатлар якынайтты, озак тоелсада көннәр бик тиз үтеп китте.
…Үз эшенең чын остасы булып Илназ туган ягына эшкә кайтып төште.
Илназ Ләйсән белән булган мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә теләп сүз кузгатсада, кыз туй ясарга ашыкмады. Чөнки Ләйсәннең дә югары белемгә ирешергә теләге бар. Бердә жибәрәсе килми шул… Илназ бик көнчел зат. Барлык җиһан аныкы булырга, буйсынырга тиеш. Әмма ләкин без барыбыз да азатлыкка омтылабыз, үз дөньябызны корырга, шуның белән яшәргә тырышабыз. Кыз кирәгеннән артык гашыйк иде шул, егетнең бер генә кимчелекле якларын күрми, мәхәббәт диңгезендә йөзә, иртәсен дә, кичен дә уенда гел Илназ, яшәү аннан башка күз алдына килми.
Ләкин тормыш… Тагын сынау. Яшәргә, яшәр өчен төпле һөнәр кирәк. Баштарак Илназ сәгатенә биш-алты тапкыр шалтыратты, хаттә килгеләп тә йөрде. “Ни өчен кыз аны тыңламады, укырга китте. Үзенә тиң итмичә шәһәрне сайлады?!” Шул сораулар белән егет үзен битәрләде, вакыты-вакыты белән хәтта үз-үзеннән көнләште. Шушы өчен җиңел генә кыздан алды да... Көзге янгырлы көннәрнең берендә юлда очраган зифа буйлы кыз — Гөлфинә булып чыкты. Сирәк-мирәк кенә очраштыргаласалар да Илназның куңелендә Гөлфинәгә урын юк. Тик көннәрдән бер көнне бөтен авылны шаулатып, Ләйсән килен булып төшәсе йортка, Гөлфинә аяк басты. Кемдер Илназны ачуланды, ә кемдер гаепне Ләйсәннән эзләде. «Яшьләр үзләре беләдер», — диде картлар.
Юк, Ләйсән ышанмады, әллә аңа үз колаклары ялганлыймы? Тик бу хәбәр дөрес иде. Түзде. Йөрәгендә, куңелендә нинди ташкыннар кайнавын беркемгәдә сиздермәде. Әкрен генә вакыйгалар агышына буйсынып яшәвен дәвам итте.
Каникул вакытларында Ләйсән Фирдинат белән танышкач, йөрәктәге җәрәхәтләр төзәлгән кебек булды. Киң күңелле, телгә оста, дастаннарда сөйләнгән патша кебек, чибәр булмасада, бер сөйкемле сөяге белән Ләйсәнне үзенә тарта. Ул янында булганда, җанына рәхәт, күңеле тыныч кызның. Ышаныр кешесе, таянычы барлыкка килде.
…Көн гадәттәгечә башланып китте. Вак төяк мәшәкатьләр белән көннең үтеп киткәне сизелми калды. Ләйсән Фирдинат белән очрашырга җыенып йөргән вакытта, егет үзенең бүген бераз соңарып килүен телефоннан шалтыратып кисәтте. Ул егетне клубта көтәргә булды. Ләкин клуб янына барып җитә алмады, аның юлын машина бүлде. Машинаның ярым ачык тәрәзәсеннән караган күзләр бик таныш иде. Бер берсеннән күзләрен ала алмыйча, сүзсез генә бик озак карап тордылар. Кайчандыр бергә кичергән бәхетле мизгелләр, хәтердә яңарды.
— Безгә сөйләшергә кирәк, — диде Илназ, коры гына.
Йөрәгенең шашып тибүе, мәхәббәт ялкынының әле сүрелмәвен сиздерде, ул үзе дә сизмәстән егеткә буйсынды. Алар артыннан тузан бөртекләре генә кхтәрелеп калды.
Машина алар кайчандыр очрашып йөргән күл буена килеп туктады.
Ләйсәнгә таныш иде бу җирләр. Бергә үткәргән мизгелләр.
— Ләйсән чык әле, — диде.
Бу сүзләр бөтен тынлыкны бозды. Якында гына үсеп утырган пар каеннарның берсе, икенчесенә сыена төште. Табигать…Кешеләр кебек үк ярдәмгә мохтаҗ. Әмма сездә хыянәт, әшәкелек, көнчелек юк. Сез бәлки шуның белән бәхетледер дә. Кызның күңелен курку биләп алды.
— Ни булды?
— Бер ни дә юк, болай гына,— дип, авызындагы тәмәкесен яндырырга эзләде-эзләде дә, сындырып читкә ыргытты.
Илназны танырлык түгел, әйтерсең шушы күл буе, кыз күрмәгәндә генә, егетне урман пәриенә алмаштырган. Бу минутларда егетнең күзләрендә очкын уйный, хәйләкәр генә хөҗүмгә ташланырга торган эт кебек тоелды кызга. Ләйсән куркып калды, тәне буйлап салкын бер калтырану узды.
— Син мине... Хыянәтче, мине, шул килмешәк калдыгына алыштырдыңмы?
Килмешәк калдыгының кем икәнен уйларга өлгермәде, егетнең көчле, дәрман ташып торган кулы кызның яңагыннан узып китте. Ул югалып калды, тораташ кебек бер урында басты да катты. Беркетеп куйган кебек, кузгалмады. Ләйсәннең башы әйләнеп китте, авызыннан җылы булып кан агып төште. Илназ әтәч кебек очынып анын өстенә килде:
— Мин сине үтерәм, үтерәм! Әйбәт егет таптыңмы? Кеше булдыңмы?
— Акылыңа кил, Илназ, нишлисең син, сукма!
Нишләргә? Чабаргамы, әллә кычкырыргамы? Никтер менә хәзер үлем якынлашкан кебек тоелды, әти-әнисен күз алдыннан үткәрде, эчтән генә барысы белән дә хушлашты. Егет аякларын да эшкә җикте, кыз башын куллары белән каплады.
— Йөрмим, башка аның белән, сукма гына зинһар. Ант итәм йөрмим, үтермә генә.
Ләйсән әле нәрсә булганын һаман төшенеп җитә алмый. Кем уйлаган шушы хәлгә төшәр дип. Егет аңа нәрсә кушса да эшләячәк, бары үтермәсен генә.
— Утыр машинага!
— Юк.
— Утыр, соңгы тапкыр әйтәм.
Илназ юл буе нәрсәдер мыгырданып кайтты, нидер сөйли, кемнедер сүгә. Кыз боларның берсен дә ишетми, тыңламый. Ул елый, әкрен генә, үзенең шушы мескен хәлдә, берни эшли алмыйча, аңа буйсынып утыруыннан хурланып елады. Эчендә булган барлык әйтәсе килгән сүзләрен аңа кычкырасы килде, ләкин курка икән бит ул аннан. Егет шушы бер яклаучысыз кыз баладан көчлерәк икән шул. Теле дә, куллары да, аяклары да!
Капка төбендә егет Ләйсәннең битеннән тотып:
— Бәлки бер убәрсең, — диде мыскыллы елмаеп. Кыз берни дә эндәшмәде.
…Бер ничә минуттан алар тагын очраштылар. Ләкин очрашу — эчке эшләр бүлегендә. Өсте башы буялып, авызы кабарган, кузләре кугәргән кыз — бер кешедә дә әллә нинди аптыраш тудырмады. Мондый хәлләр белән көн аралаш очрашалар биредә. Аның бу минутларда ниләр кичергәне кемгә генә кызык икән? Һәр кеше үз эше белән мәшгүл. Барысы да күңел дигән кечкенә генә сандыкка бикләнгән.
— Язма гаризаңны, егылдым дип әйт… Язсаң мин асылынып үләм.
Берничә минут элек кенә герой булган егет ялынып, мескенләнеп утыра. Чарасызлыктан нишләргә белми. Аны кызның хәле кызыксындырмый, бары тик үз дәрәҗәсе генә төшмәсен. Чукынып китсен шунда. Берәүләр Илназ Ләйсәнне наркоман булган өчен, икенчеләр айнымыйча урамда исереп йөргән өчен кыйнап, акылга утырткан дип сөенде. Гаепләүчеләр дә, гаепләнүчеләр дә ике яклы. Гаризаны алып, милиция ишегеннән ерагайган саен, барсы да артта калгач, иркен сулап куйды кыз. Ни өчен алды ул гаризаны? Бәлки башкачарак эшләргә кирәк булгандыр. Ни өчен шулай эшләгәнен ул үзе генә белә, куңел турендә сакланган кечкенә генә бу серне, үзе белән гүргә алып китәчәк.
…Машина килеп туктады. Аннан кулына папка тоткан, форма кигән яшь кенә егет төшеп, горур гына, күтәренке күңел белән ишеккә юнәлде. Илназ өчен бу гадәттәгечә эш көне. Ул — нәкъ менә, безнең киләчәк өчен борчылучы, җәмгыятьтә тәртип урнаштырып, яклаучы һәм саклаучы. Без аңа карап сокланабыз, горурланабыз.
…Язмыш мине Ләйсән белән күзгә күз очраштырды. Әйтерсең ул куркыныч төш күреп кенә уянган. Йөзендә елмаю чаткылары күреп, аның өчен чын күңелемнән сөенәм. Вакыт яраларны төзәтә, әлбәттә, кайберләренең ямьсез булып җөйләре кала, ләкин үткән вакыйгаларны искә алганда, яхшыга булгандыр дип юрарга кирәктер.
…Фирдинаттан да бәхетле кеше юктыр, ул бүген — әти булды. Аны бәхетле әти итүче хатын яраткан, сөйкемле Ләйсәне иде…