Оныта алмыйм сөю утын, – диеп,Артка һич тә борылып карама,Кайтар безне үткәннәргә, – диеп,Елама син йөрәк, елама.
Матур әкият минем үткәннәремБәхетем ташый иде диңгезгә,Кырау сукмас төсле иде Язын шыткан яшьлек гөлләрен.
Яшим әле шушы үткәннәргә,Йөрәк хисләренә үч итепУйларымны, хисләремне сиңаШигыръләрем аша аңлатып.