Бу вакыйга берничә ай элек булды. Гыйнвар аеның матур бер көне иде. Икенче сменада укыгач соң кайтыла. Шулай йөгерә-атлый тукталышка таба барганда, кибеткә керәсе барлыгы искә төште. Кибеткә таба борылырга туры килде. Шулвакыт күзем кибет баскычына сузылып яткан бер сукбайга төште. Юк, ул болай гына ятмый, ө нидер эзли иде. Туктап күзәтә башладым. Сукбай боз астында калган биш сум акчаны алырга маташа икән. Үзенең сулышы белән бозны эретеп, шушы акчаны кулга төшерергә тырыша. Кинәт абый башын күтәрде:
— Әллә таныдыңмы? — диде елмаерга тырышып. Ә мин эндәшмим. Үзем танышларым арасыннан шушындый кыяфәттәге кешене барлыйм. Бу абый карт түгел, өс-башы да ярыйсы гына сыман.
— Менә өченче көн инде бернинди ризык күргән юк,- дип сүз башлаган иде, “чажлап” килгән кап-кара машина сүзен бүлдерде. Затлы киемнәр кигән егет машина ишеген ачып бер кызны алга уздырды. Кыска итәкле бу кыз әллә күрде абзыйны, әллә юк... Үзенең биек үкчәле аяк киеме белән абзый өреп җылытып алырга җыенган акча өстенә басып китте кызый. Кыз артыннан килгән егет абзый ягына карады да, нәкъ шул акча өстенә “лачт” итеп төкереп узды. Абзый башын читкә борды.
— Танымыйлар, — дип куйды ул күңел әрнеткеч, кызганыч тавыш белән.
Түзмәдем. “Сез кем буласыз соң?” дип сорадым.
— Минме? Мин Кеше идем. Олы йөрәкле, нечкә күңелле, беркатлы, ышанучан кеше. Болгарда тудым мин. Казан университетында белем алдым. Укуны тәмамлагач укытучы булып эшкә урнаштым. Эштә дөреслекне яклап тавыш күтәрдем, чөнки әти-әнием шуңа өйрәткән иде. Эштән кудылар. Яңа гына гаилә корган идем. Көн-төн гаилә өчен эшләдем, каравылда да тордым. Бер кайтуда ишекне ят ир ачты, бер кап акча сузды да: “Бу сиңа. Яртысы фатирың өчен, ә яртысы миннән бүләк”, диде. Аңламадым. Ә үз акылыма килгәндә, ишек әллә ничә кат бикләнгән, ачучы да булмады. Шуннан әкренләп упкынга тәгәрәдем. Эчүгә сабыштым. Бер ай дигәндә дуслар да, акча да калмады. Өч ел инде әти-әни янына кайтканым юк. Оят, ничек кайтасың.
Бикләнгәнче дип кибеткә кердем. Мин чыкканда таныш сукбаем шул урында утыра иде. Үзенә сузылган пакеттагы ризыкларны күргәч, оялып куйды. Аннары кыенсынып кына алды да: “Рәхмәт инде, сеңлем. Миңа булган изгелегең үзеңә мең булып кайтсын. Күптән инде кешеләрдән үземә карата мондый шәфкатьлелек күргәнем юк. Безнең ише сукбайларга җирәнеп, төкереп китәләр бит. Ә кайчандыр мин бәхетле идем”, диде.
Әкрен генә саубуллаштым да өйгә таба ашыктым. Танышым үз урынында утырып калды...
Мин дә булачак укытучы бит. Бүген мин бик бәхетле, чөнки киләчәккә зур өметләр белән яшим. Әйе, кайчандыр бу укытучы сукбай да зур хыяллар белән укыган, гаилә корган, эшен яраткан. Аның да бит бәхетле булырга хакы бар. Бары тик аның күңелен аңларга, ярдәм итәргә генә кирәк.