Бүген аның туган көне. Әйе нәкъ менә бүген тормышын яңа баштан башлаячак ул. Нәкъ яңа баштан. Нигә соң әле ул бүген ялгыз? Нигә?.. Юк, ул үзе бит ялгызлыкны ярата. Менә шушы кечкенә генә күлне, тәгәрәп уйнап үскән менә шушы кечкенә генә калкулыкны. Табигатьне ярата ул. Шушы болынга, кырга, бөдрә талларга гашыйк. Нигә ул да менә шушы агачның яфрагы булып тумады икән?! Яз көне бөреләнер, аннан соң яфракка әверелер иде ул. Иртәнге саф чыклар аны иркәләр, сандугачлар моңлы җырлары белән юатыр, ә җилләр әкрен генә сыйпап узар иде. Әкрен генә искән җил көенә, янындагы дусларыны, әллә нинди биюләр өйрәтер иде. Ә бәлки янәшәдә үскән усак агачының яфрагы аңа гашыйк та булган булыр иде. Ә көзгә кергәндә ул кызгылт сары төскә керер, шушы агачның соңгы яфрагы булып, бары беренче кар төшәр алдыннан гына дөньяга, җиһанга рәхмәтен әйтеп бөтерелә-бөтерелә җиргә төшәр. Ләкин аңа бик ямансу булмасмы? Җирдә дә аны таптап, күрмичә китмәсләрме?.. Юк, ул үкенмәс, аның бит тормышы шундый матур үтте. Киләсе елга ул шушы агач төбен яшел үлән булып каплар. Бөҗәкләрнең, кырмыскаларның серен тыңлар, аларга азык булыр.
— Кыйгак, кыйгак.
Йә Ходам, кыр казлары, тагын китә. Нәкъ үткән елдагы төсле, өчпочмак ясап. Берәү, икәү, өчәү... Нәкъ унөч үткән ел парлы иде. Әйе, ундүрт кыр казы. Нәкъ аның туган көне көнне шушыннан узып киттеләр. Ләкин ундүрт иде. Адашканмы, үлгәнме, ташлаганмы... Ул белә менә шушы күлнең әнә теге камышлыклар үскән җирендә яшиләр алар.
Әле ап-ак өч аккош кайта иде. Нәкъ менә ул утырган җиргә төшәләр иде алар. Ләкин моннан сигез ел элек кыз шул аккошларның шушы урыннан әйләнеп, бер-берсенә каңгылдашып өскә күтәрелгәннәрен күрде. Әйе өч ап-ак аккош. Аларның икесе бер-берсенә әйтеп бетерә алмас кебек иде сүзләрен, ә уртадагысы кечкенә, гүя әтисе-белән әнисенең сүзләрен аңламый. Әйе алар өчесе дә матур гына итеп өскә калыктылар. Ләкин кызның өй кыегына җиткәндә йөрәкне өзгеч мылтык тавышы, һәм берсе җиргә егылды. Аның артыннан калган ике аккош та төште. Алар кан эчендә яткан аккош янында үксеп-үксеп елады, нәни кыз да читәннән аерыла алмыйча сыктаган иде. Калган ике аккош кире зәңгәр күккә кәтәрелде дә юк булды. Әмма күңелгә төзәлмәс яра ясап һәр ел саен аккошларның берсе кызның өй турына төшеп озак кына торып китә иде.
Әйе, аның бүген туган көне. Барысы да гадәттәгечә, ләкин шашкан күңел нидер өмет итә. Нәкъ менә шушы юлдан, зәңгәр күк йөзеннән барган кошлар аңа бәхет теләп, иксез-чиксез куанычлар бүләк итәр төсле.