Әлеге шигъри юлларны укыганда, иң әүвәл әлифба, кара такта, укытучымның мөлаем йөзе килеп баса.
Бүгенгедәй күз алдымда: кечкенә генә сумкамны әсбаплар белән тутыра идем дә, мәктәпкә белем алырга йөгерә идем. Ә бит уку йортын яраттыруда мөгаллим мөһим урын алып тора. Бер үк вакытта кырыс, йомшак күңелле, җитди һәм сизгер дә була алган укытучы мәктәпкә, белемгә һәм үзенә карата да нәни йөрәкләрдә тирән хөрмәт һәм мәхәббәт уята алган.
Укытучы сүзе, төшенчәсе һәрвакыт Азнакай районы Илбәк авылында укыткан Фәния апа Зәкуанова белән бер сызыкта, дәрәҗәдә тора. Әллә беренче булгангамы, әллә башка сәбәптәнме, күңел башкаларын ул дәрәҗәдә кабул итә алмаган, күрәсең. Фәния исеме дә бит фәнгә ия, фәннәрне белә дигәнне аңлата. Укытучы булмыйлар, укытучы булып туалар дигән гыйбарә бар. Мөгаллим кеше үзен тулаем балаларга багышлый. Фәния апада да шул сәләт бар. Ул урынлы мактый, вакытында кисәтә белә иде. Фәния апа безгә бервакытта да тавышын күтәрмәде. Ул балаларны күз карашы белән тынычландыра алды. Юк, бу курку түгел, бу укытучыга карата тирән хөрмәт билгесе генә.
Тәүге укытучым дөньяны күзалларга, хезмәтне яратырга, ак белән караны, яхшы кешедән яманны аерырга, табигатьнең, җирнең гүзәллеген танырга өйрәтте. Еллар үткән саен, аның хезмәтенең катлаулыгын ныграк аңлыйм, мин аңа чиксез рәхмәтлемен...
Иң тәүге хатирәләр – күңелдә иң уелып калганнары. Без мәктәптә укый башлаганда укучылар күп түгел, берничә бөртек кенә идек. Әле җитмәсә, төрлебез төрле яшьтә. Хәтерлим, тәнәфестә без “табиб-авырулы” уйный идек, спектакльләр, концертлар оештыра идек. Бер мизгелебез дә бушка узмаган. Мөгаллимәбез бер йодрыкка туплап, дус коллектив оештыра алган, кешеләргә карата миһербанлык, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләгән. Урманга сәяхәткә барганда да, без үзебез өчен яңа дөнья ача идек – яфраклар серләшүен, кошчыкларның мең төрле телдә сайрауларын тыңлап бихуш була идек. Фәния апа бездән бер чәчәк тә өздермәде, алар бары тере килеш, җирдә килеш матурлар дип, гүзәллекне күзләр белән яратырга өйрәтте.
Фәния апаның “Кеше булыгыз!” дигән сүзләренең тирән мәгънәсен, фикерен мин хәзер генә аңлый башладым. Укытучыны икенче әни дип юкка гына әйтмиләр икән. Әнием киендереп-ашатып тәрбия итсә, укытучым күңелгә мәгърифәт нуры салган, зур дөньяга атлап чыгарлык белемле шәхес әзерләгән.
Бүгенге көндә мин дә укытучы. Казанның 71 нче татар-рус мәктәбендә татар теле укытам. Бу гүзәл, җаваплы һөнәргә тирән хөрмәт уята алган Фәния апага тагын бер кат зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Һәрвакыт шундый көләч, нурлы йөзле булып калуыгызны, авыр хезмәтегездә зур уңышлар телим.