Бүген синең туган көнең
Улым, синең туган көнең,
Шаяра ак бураннар.
Минем сөенечемә кушылып,
Ап-ак булган урамнар.
Шул бураннарга уралып,
Үткәннәрдән әйләнәм.
Чөнки гүзәл мизгелләрем
Синең белән бәйләнгән.
Син дөньяга аваз салгач,
Шатлыкларга коендым.
Мин дөньяда иң бәхетле
Ана булып тоелдым.
«Әннә», диеп тәүге тапкыр
Ачылганда телләрең,
Ходайдан сәламәтлегең,
Бәхетеңне теләдем.
Мәктәп бусагасын атлап
Кергәч белем иленә,
Укып чыгып хезмәт итсен,
Дидем, туган җиренә.
Хәрби хезмәткә алынгач,
Йөрәгемә ут капты.
Ул чак татар малайлары
Цинк табутта кайтты.
И Ходаем, бәлаләрдән,
Афәттән сакла, дидем.
Син бит, улым, яшәвемнең
Бөтен мәгънәсе идең.
Туең үтте, син дә − парлы,
Кызыңа әти, улым.
Бәхетсезлекләр кисмәсен
Синең тормышың юлын.
Сөенәм, оныгым килеп
Сарылса иңнәремә,
Әйтерсең мондый оныклар
Бары тик миндә генә.
Әни, диеп чәйләр ясап
Эчергәндә киленем,
Сиңа карыйм да бәхеттән
Тулып ташый күңелем.
Сез бит минем гомеремнең
Өч бәхете, өч нуры.
Шул бәхетне югалтмагыз,
Килсә дә бер көн туры.
Бүген синең утыз яшең,
Утыз ул сиңа гади.
Ә миңа синең аркылы
Утыз шатлыгым карый.
Әни, әнием, әнкәем
Саумы, әнием, кабереңнең
Акташларын кабат сыйпыйм.
Баш очыңа тезләнәм дә,
Белгән догаларым укыйм.
Борчуларым сөйлим сиңа,
Киңәш сорыйм синнән кабат.
Рәшәткәңнән миләшләрең,
Баланнарың тора карап.
Оныкларың турында да
Берничә сүз әйтеп алам.
Юатасың гүя мине
Борчылма, дип, зинһар, балам.
Баланнарың гүя кулың,
Сыйпап кала минем баштан.
Күзләр сине эзли,әни,
Исемеңне язган таштан.
Әни, әнием, әнкәем,
Син һаман да миңа кирәк.
Кышын, язын, җәен, көзен
Синең янга ашыга йөрәк.
Юкса мин дә илле яшьтән
Үткән олы хатын, әни.
Ана хакын хакладыммы,
Диеп һаман йөрәк әрни.
Таш бәгырьле булмадыммы,
Авыртканда берәр җирең?
Миңа биргән назларыңнан
Кайтардыммы йөзнең берен?
Олыгайган саен йөрәк
Күбрәк синнән гафу сорый.
Үкенүләр тулы күңел
Үткәннәрне сүтеп урый.
Ак карларга күмелгән дә
Каберстан тынып калган.
Кемлегенә карамастан,
Кочагына барын алган.
Кирәк түгел монда акча,
Байлык тулы фатирлар да.
Аерылмый монда кеше
Байларга һәм фәкыйрьләргә.
Ак көртләргә тезләнгән дә,
Бары ташлар карап тора.
Гүя безнең гомерләрнең
Сәгатьләрен санап тора.
Үпкәләмә миңа, улым
Үпкәләмә миңа, улым,
Зур бер түрә булмаганга,
Я булмаса шул түрәнең
Кызы булып тумаганга.
Үпкәләмә, авыр чакта
Ярдәм кулы суза алмасам,
Горур башымны иеп тә,
Түрәләрдән уза алмасам.
Бер тәртипсез түрә улын
Кәнәфидә күргән чакта,
Ә син белемең була торып,
Шофер булып йөргән чакта,
Үпкәләмә, зинһар, улым,
Дөньясы бит шундый аның.
Түрә түрәләрне тарта,
Рәнҗемәсен юкка җаның.
Брат, блат, туган, таныш −
Борын охшаш борыннарга.
Акча күкрәк кагып йөри
Күпләр укыр урыннарда.
Акчасы бар надан башлар
Зур йортларда укып йөри.
Кая алга китсен тормыш?
Алар аны артка сөйри.
Дан һәм байлык колы алар,
Берсен-берсе үтерәләр.
Канга буяп гүзәл җирне,
Тигәнәкләр үстерәләр.
Бу дөнья бит алдау гына,
Алда мәңгелек йорт көтә.
Ул бәндәләр үз җаннарын
Гөнаһларга күмеп китә.
Үпкәләмә миңа, улым,
Гади эшче булган өчен.
Саф күңелле һәм эчкерсез
Шагыйрь булып туган өчен
Үпкәләмә миңа, улым!
Колагымда сихри бер көй
Колагымда сихри бер көй,
Челтер-челтер су ага.
Ә уйларым болын буйлап
Йөгерә соң кая таба?
Болын чәчәк белән тулы,
Кояш җылы нур сибә.
Чәч тузгытып, болын буйлап
Нәни бер кызчык килә.
Аның нарасый күңеленең
Юк борчу-сагышлары.
Күбәләкләр юл күрсәтә,
Сукмагың ялгышма әле.
Тирә-ягы ак каеннар,
Юллары яшел чирәм.
Тузгак чәчле кызчык − мин ул,
Әнине эзләп киләм.
Сыерлары таралышкан,
Болын сөт исе тулы.
Чияләнгән чәчләремнән
Сыйпый кытыршы кулы.
Нәни учларымны ачып,
Учына җиләк салам.
Авызга кире каптыра,
Үзең аша, дип, балам.
Шундый рәхәт, әни янда,
Куенына сыенам.
Хәтта ашыйсым килүе
Чыгып китә уемнан.
Зәңгәр күктә көймә сыман
Каурый болытлар йөзә.
Җылы куенда эрисең,
Йокы эленә күзгә.
Әнинең җырын ишетәм
Каеннар арасыннан.
Гомер буе мине шул җыр
Озата бара сыман.
Ул вакытта минем җаным
Бәхетләр белән тулган.
Әниемнең кочагында
Йоклавы оҗмах булган.
Күзем ачсам, шул ук бүлмә,
Бүлмә тулып моң ага.
Челтер-челтер аккан суның
Сагышы җанга кага.