Ык буе
Кайтып тор син авылга,
Җанга рәхәт китереп,
Ык буенда су кереп,
Тәнгә яңа көч биреп.
Кайтмый калма,
Үкенерсең,
Ык буенда су керми,
Тәнгә яңа көч бирми,
Үкенерсең, калганга!
Җәй көннәрен шундый рәхәт,
Ялны үткәрергә монда,
Шатланып бер, күңел ачып,
Кайтып, кил син авылга!
Соңгы кар
Ап-ак карлар,
Йомшак карлар,
Җеҗ-җем итеп явалар!
Февраль ае,
Кышның ае,
Соңгы айда явалар!
Ап-ак карлар,
Соңгы карлар,
Җиргә каплана алар,
Җиргә алар иркәләнеп,
Йомшак юрган ябалар!
Бик зур рәхмәт!
Үтә гомер,
Җитте вакыт,
Өйдән чыгып китәргә,
Нинди моңсу һәм күңелсез,
Минем йөрәк түрендә!
Җитте вакыт,
Китәм инде,
Әти-әнине ташлап,
Нишләтим соң,
Дөнья шундый,
Һәркемгә җитә чират!
Үтте гомер, бала чагым,
Ата-ана назында,
"Бик зур рәхмәт, сезгә" - диеп,
Әйтәсе калды миңа!