Посетители |
Онлайн всего: 5 Гостей: 5 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Сентябрь » 13 » АБДУЛЛА
АБДУЛЛА | 22:32:34 |
Чүмбәли авылыныкы, Мижгар кешесе була Абдулла бабай. Бу авылга якынча ике йөз еллар чамасы. Алар өч ага-брат булганнар. Берсе Әсәнгә, икенчесе Иртуганга килгән. Менә безнең монда җир булмаган, бөтен җир гел урман булган. Аны әбиләр-бабайлар сүләп калдырдылар без малайларга.
Ашлык чәчү өчен җирләр әз булгач, урманны арчый-арчый җиргә әйләндергәннәр. Монда зевирлек, дикий урман булган, аюлар, бүреләр булган. Фәкать ашлык белән генә кешеләр хәрәкәтләнгәннәр. Монда агым су булган. Минем бабай үземә сүли иде, «бер дә төбенә җитәрлек түгел иде тирәннегенә», дип. Хәзер комга әйләнеп калган ул җирләр.
Тегендә сусыз елгаларның исемнәре элеккедән калган: Төлке елгасы, Каракош елгасы. Бу яктагы таулар Елан таулары аталалар. Тужы анда елгалык. Моны «Кала тау башы» диләр. Элекке заманда сугыш булган, зияратлар булган. Буа астыннан үлекләр чыкты бик күп. Элек зур сугыш үткәч калган монда үлекләр. Кемнәр сугышкан, аны беркем дә әйтә алмый.
Зевир (зверь)— ерткыч, җәнлек. Дикий — кыргый, кул тимәгән. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 2114 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|