Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Июнь » 5 » АХИРӘТ, ОҖМАХ, ТӘМУГ
АХИРӘТ, ОҖМАХ, ТӘМУГ | 22:42:14 |
16893. Ахирәткә ышанган — дөньядан буш калган.
16894. Ахирәтнең газабыннан дөньяның намусы көчле.
16895. Ахирәттә Әхмәдигә ак тәкә.
16896. Бар да оҗмахка керсә, җәһәннәм буш калыр иде.
16897. Бар да тигез — җәннәттә.
16898. Бер өйрәнгәч, тәмугка да күнегәләр, ди.
16899. Иртәгә кыямәт кубасы булгач, кием ни эшкә.
16900. Көчсез эшен ахирәткә тапшыра.
16901. Мин дә языклы, син дә языклы: ул оҗмахка кем лаеклы?
16902. Сабыр төбе саф алтын, тәмуг төбе сап-салкын.
16903. Теге дөньяга соңга калам дип берәү дә курыкмый.
16904. Тәмугка өйрәнгән оҗмахка кермәс.
16905. Тәмугны да яхшы нияттән корганнар, ди.
* * *
16906. Алдым — җәннәт, артым — тәмуг.
16907. Ике дөнья — бер морҗа: икесеннән дә бер төтен чыга.
16908. Мин үлгәч, теләсә кыямәт купсын.
16909. Җиде җәннәт ишеген ачу. |
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр |
Просмотров: 2342 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/2 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|