Четверг, 19.06.2025, 04:21:46   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [7]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июнь » 05 » АЛЛА (ХОДАЙ, ТӘҢРЕ)
АЛЛА (ХОДАЙ, ТӘҢРЕ)
22:40:37
16835. Алла бирмәгәнне мулла бирмәс.

16836. Алла бирсә — бог дает, бирмәгәнгә чүп тә юк.

16837. Алла, бирсә колына, чыгарып куяр юлына.

16838. Алла бүрегә азык бирсә, тешен сындырып бирә, имеш.

16839. Алла да үзен мактауны ярата.

16840. «Алла» дигәч тә, «бирде»сен әйткәнче орып үтермә.

16841. Алла кешеләрне түгел, кешеләр аллаларны яраткан.

16842. Алла шайтансыз булмый.

16843. Аллага сыенсаң сыен, ишегеңне каты биклә.

16844. Аллага тапшырган атсыз калган.

16845. Аллага тапшырсаң, муллага да баш орырга туры килә.

16846. Аллага ышан, үзең кымшан.

16847. Аллага ышанган ач калган.

16848. Аллага ышанма, үзеңә ышан.

16849. Аллага ышанып суга төшмә, йөзә белсәң төш.

16850. Алладан көткән буш калыр, үзенә ышанган яулап алыр.

16851. Алладан көткән ут йоткан, эшләп тапкан тун теккән.

16852. Алладан сыер сорасаң да, кәҗә генә бирә, ди.

16853. Алладан тәүфикъ сорама, хатыныңнан акча сорама.

16854. Алладан чикмән сорасаң да бер, төлке тун сорасаң да бер.

16855. Алладан өмет итмә, үзеңнән өмет ит.

16856. Алладан җәяү качкан, муллага килеп капкан.

16857. Алланың ирке бар, мулланың бүрке бар.

16858. Алланың үзе әйдәгән сарыклары юк: берәүнекен берәүгә генә алып бирә.

16859. Алланың кеме юк, арбаның төбе юк.

16860. Алласы — муллага, мулласы бәндәгә сылтар.

16861. Атта үт юк, ходайда бавыр юк.

16862. Атыңны аллага тапшырсаң да, дилбегәсен үзең тот.

16863. Ишәкне элек бәйлә, аннан аллага тапшыр.

16864. Качкан да «алла»!, куган да «алла»! ди.

16865. Көтмә алладан, көт балтадан.

16866. Тавык бер су эчә, бер «аллага карый».

16867. Танык өчен ходай бар, сылтау өчен шайтан бар.

16868. Тәңре бер яудырса, тирәк ике яудыра.

16869. Тәңре көне тарыдан да күп.

16870. Тәңре малын шайтан кызганыр.

16871. Тәңре эше фәрман белән, бәндәнеке дәрман белән.

16872. Уңса — алладан, уңмаса — бәндәдән күрәләр.

16873. Хода күген белсен, минем җиремә тимәсен.

16874. Ходай органны пәйгамбәр таягы белән төртә, ди.

16875. Ходайга сәдакаңны бир дә ела.

16876. Ходайдан узып патшага барып булмый.

16877. Ходайны күктән эзләмә, җирдән табарсың.

16878. Ходайның биргәненнән бирмәгәне күп.

16879. Ялганчының таныгы — алла.

* * *


16880. Аллага да юк, муллага да юк.

16881. И ходаем, тәүфикъ бир, чәй эчәргә конфет бир.

16882. И ходаем, үзең китер уңаен.

16883. И ходайның эшләре, шак-шок итә тешләре.

16884. Көчкә илла алла белән, кырык-илле мулла белән.

16885. Күктән эзләгәнне алла җирдән бирде.

16886. Мин көтәмен алтыны, алла бирә яртыны.

16887. Ни аллага, ни патшага.

16888. Сезгә бит: ходай тегермән тартсын, әдәм йокларга ятсын, иртәгә кояш чыксын.

16889. Син чутласаң атын, алла чутлый артын.

16890. Сиңа алла булып, миңа каргамыни.

16891. Тәңрегә әйткән, кирәмәткә биргән.

16892. Хәлем алла теләгәнчә дә түгел, шайтан теләгәнчә дә түгел.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 1598 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2011  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz