Зөя елгасы ике авылны аерып тора икән. Бу ике авылның егете белән кызы бик сөешкәннәр, ди. Боларга күрешеп сөйләшергә бер дә әти-әниләре ирек бирми икән. Беркөн кыз, җаен табып, сөйгәнен елга буена чакыра. Елганың ике ярында торып, гашыйклар су аша сөйләшә ди. Кыз егетенә җырлый:
Ай, Зөя буе, бөдрә тал, Мәйлең булса, тартып ал.
Боларның җырын ишетеп, бик тиз отып алганнар, ди. |