Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Сентябрь » 12 » БОСТАН
БОСТАН | 19:52:11 |
Мин бабаларымыздан ишетүемә бинаән , Бостан халкы Әстерханнан, Әҗе халкы Үргәнчтән күчеп килгәннәр. Касыймда бервакытлар хан кытлыгы булгач, Кырым ханы, Миңлегәрәй хан булырга кирәк, углы Дәүләтхан яки Дәүләтгәрәй ханны Касыймга хан итеп күндерсә дә, ул зат килүе белән ни сәбәптәндер Касыймны хуш күрми, хаҗ кылу бәһанәсе берлә Мәккә Мөкәрәмәгә сәфәр иткән. Аннан Касыймга кайтмый, тугры Әстерханга юнәлгән. Бервакытлар Миңлегәрәй хан, моннан хәбәрдар булгач, углына мөрәҗәгать итеп:
— Ни өчен Касыймны ташлап киттең? — дигәч, Дәүләтгәрәй:
— Касыймда хан булып торырга күңелсез, зира ки мөселман бик аз,— димеш.
Миңлегәрәй хан:
— Әлбәттә Касыймны ташларга ярамас, Әстерханнан ни кадәр күчеп баручылар табылса, күчереп алып бар да, Касыйм ханлыгы тәшкил ит! — дигән. Шуңа күрә Дәүләтхан, ике меңле өйдән гыйбарәт гаилә алып килеп, яңадан Касыймда ханлык мәснәденә муафикъ булмыш. Дәүләтхан вафат булгач, аның урнына углы Дуси — Дусмөхәммәт хан булып торса да, бәгъзе бер күңелсез вакыйгалар чыгып, ханлыгыннан ваз кичкән вә баягы Әстерханнан күчкән халык белән Бостан дигән карьягә килеп, имамәтчелек кыйлып торган. Бостан имамнары шул Дәүләтхан әүлядыннан , Дәүлнханов фамилиясеннән булып килә. Ул Дәүләтханов булып, соңыннан Дәүлиханов йөртелгән. Әмма югарыдагы Дусмөхәммәт урынына Шаһкол нәселеннән Фатыйм, хан булып, Касыйм ханлыгының ахыр дәверенә кадәр Шаһкол әүляденнән хан була.
Бу вакыйгаларның хакыйкатькә якынлыгына галәмәтләр: Бостан халкының теле Әстерхан халкының теленә мөшәбһәтледер . Минем белүемчә дә, моннан кырык еллар мокаддәм киемнәре дә Әстерхан татарларының киемнәре тарызында иде, әмма хәзерендә башкачаланып бара.
Әҗе халкына килгәндә, анлар хакында бу риваять бар: Үргәнечтә хан углы (Габделгазиз исемендә булса кирәк) атасыннан наразый булып , ике мең нәфәр гаскәре белән, Русиягә качып килгән. Ул вакытларда Мәскәү падишаһы Василий, анларны кабул итеп, Касыйм янында байтак җир биреп (хәзер Әҗе карьясе тәшкил ителгән урын), шуны ватан кыйлуга әмер иткән. Ләкин бу урыннарда мөселман аз булып, күбрәк мордва-мукшы халкы булганлыктан, Василий падишаһның әмере белә монлар хатыннарын ислам диненә кертеп никахланганнар вә гаилә тәшкил иткәннәр вә Русия тәбәгасе булып калганнар.
Бу да хакыйкатьтән бәгыйд түгел. Зира ки Әҗе халкының кыяфәтләре дә, телләре дә Үргәнеч үзбәкләренең телләренә охшыйдыр. Мукшы теленнән дә азрак алыш юк түгел. Янә хатын-кызларында мукшы хатыннары кия торган кызыл каймалы ак күлмәкләр була иде. Минем анам да Әҗедән булганлыктан, анамның әнисен кырык ел моннан элек күрдем. Туксан яшьләрендә иде. Аның сандыгыннан чыгартып, баягы мордва күлмәкләрен тамаша кыла идек. Дәмулла Шиһабетдин әл-Мәрҗани галиаррахманның да «Тарихы Болгар» дигән әсәрендә дә ишарә бар.
Янә шул әснадә Дусихан, Кырымнан Кырымның могътәбәр әдәмләрдән Тимгән исемле кешене җәлеп итеп, ул да Кырымнан Бостанга хәтле, бәлки Ханкирмәнгәчә дә, канал казып килгән. Халә дә ул канау бар (сукалап бозарга да кайсыдыр падиша тарафыннан мәныг ителгән). «Крымская даруга» дип атала. Тимер юллар йөрмәс борын, безнең халык шул юл белән Кырымга күп йөрүчән булганнар. Баягы Тимгән шул җирдә истикамәт итеп, аның Чаныш дигән углы әүляды белән Бәләбәйгә күченгән. Халә Бәләбәйдә Чаныш фамилиясендә дворяннар бар. Монда Чанышевлар булса да, христиан динендә князләр булып калганнар.
Бостанның әүвәлге урыны Цна суының җәнүб гарби тарафында Тимгәндә булса да, бәгъзе бер кысынкылык сәбәпле, суның икенче тарафына күченеп, Бостан исеме биргәннәр. Тимгәндә фәкать христиан дине кабул иткәннәр генә калып, халә дә Тимгән атала. Ләкин йирләр әле дә булса Бостан милкендә күбрәк кыйсеме .
Чаныш дип атала торган урманнары да бар, ди, һәм хәзерендә Бостан милкендә.
Бинаән — нигезләнеп. Бәһанә — сылтау, сәбәп. Зира ки — чөнки. Мәснәд — пост, тәхет. Карья — авыл. Әүляд — балалар. Мөшәбһәтле — охшаш. Мокаддәм — элек. Тарыз — рәвеш, сурәт. Наразый булу — риза булмау. Нәфәр — гади солдат. Тәбәга — берәр дәүләт кул астында булу. Бәгыйд — ерак. Әсна — ара, вакыт. Халә — хәзер. Истикамәт— турылык, намуслылык. Җәнүб гарби — көньяк-көнбатыш. Кыйсем — өлеш, бүлек. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 1076 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|