Бохарадан өч туган семьялары белән килгәннәр Казан шәһәренә. Аннан, бер туганнары Казанда калган. Ике туган семьялары белән Кама Иделе буйлап менгәннәр дә, Толтүзгә* җиткәч, Тол суы буйлап менеп китмәкче булганнар. Ирменшаһ исемлесе Толтүздә нишләптер тукталып калган, ә Гайнетдин исемлесе Тол суы буйлап менеп киткән дә Тол башыннан бирерәк тукталып калган һәм шунда урнашкан. Шунда тора башлаган. Ул вакытта Толтүздән башлап бөтен тирә-як урман булган. Гайнетдин шунда йорт төзә башлаган. Ярый, ул төзә торсын, без килик Ирменшаһка. Гайни артыннан Ирменшаһ та Тол буена килгәндә яртылык юлда туктап калган. Ирменшаһ шунда торырга уйлаган һәм йорт төзә башлаган, семьялары урнашкан. Бер авылсыман җирдә көн күрә башлаган. Бу җирдә гел урман булгач, иген игәрлек булмаган. Ирменшаһ балык аулап, балык ашап, шуның белән тукланып торган. Тол суында балык аулаганда, Толдан йомычкалар, агач таплары агып килеп чыккач, Ирменшаһ «бу су буенда тагы да торучылар булырга кирәк», дип, шушы Тол суы буйлап менеп киткән. Бара-бара агасы Гайнетдин янына барып чыккан да агасы белән кочаклашып, күрешеп танышканнар. Алар танышкан авылга «Танып» дип исем бирелгән. Ирменшаһ тагын да семьясы янына кайткан. Ирменшаһ торган җиргә «Ирем» авылы дип исем биргәннәр. Көннәрдән бер көнне Ирменшаһ, Толда балык аулаган чагында, каты җил чыгыпмы, дулкын белән Ирменшаһнын кимәсе капланып, Тол суының уртасында Ирменшаһ суга төшеп китеп үлгән. Аның хатыны Тол кырыена килеп, җылый-җылый, Тол суына зарланып: «Мине ирсез калдырдың, тол калдырдын, инде исемең «Тол» булсын!»— дип дога кыла. Тол дигән сүз шуннан калган, ди.
Гайнетдин исә охотник булган, тиен, куян һәм башка төрле хайваннарны атып, шуның итен ашап, тиресен җыеп Кунгур ягына чыгып киткән. Бара-бара Кунгурга барып җиткән дә бу тиреләрне шунда саткан һәм анда сорашкан:
— Бу урманнарның, җирләрнең баш кешесе бармы? — дип.
Әйткәннәр:
— Бу җирләр бер падишаһ җире. Аның падишасы Чырдин* дигән җирдә, шул Кама суының башында яши, дигәннәр. Бу Гайнетдин Кунгурдан кайткан да, киткән Чырдинга. Анда бүләккә бер күтәрәм чыра алып, ук белән җәяләрен тагып, Чырдинга барып кергән. Падишаһның капка төбенә барып утырган. Сораган: