Посетители |
Онлайн всего: 3 Гостей: 3 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Сентябрь » 7 » ИБРАЙ
ИБРАЙ | 23:06:49 |
Безнең-авылда читтән җыелган халык. Өч төрле: типтәр, алатыр, мишәр. Тәүдә бер акланга утырганнар, Үзәнбаш Ибрай булган авылның исеме. Аңарга бер өч йөз еллар бар инде. Без Төмән халкыбыз. Ульянскидан, Суксу дигән җирдән картатайның әтисе килгән. Җирсез куылып килгән халык. Тормышлары бик хөрт иде, алама иде. Егерме ел байда йөрдем. Бераз җирне тартып алганнар да байларга сатканнар. Алатырның җире күбрәк, душка дүрт дисәтинә. Типтәргә өч әчменник кенә. Мишәр белән типтәр бергә булган инде.
Иң тәү килгән кеше, бабайларның әйтешеннән, икәү булганнар. Казан ягыннан килгән ике кеше. Ибраһим, Яңабай — икесе дә типтәрләр. Җирләре Төрөмбәт башкортларыныкы булган. Шушы авылның утырышлары һәйбәт, ямьле булгач аннан күчеп утырганнар. Ике йөз илле еллар чамасы бар бу авылның башлап утыруына. Казан нисендә, Алатыр дигән авылдан, алатыр дигән халыклар килеп: «шушында утырыйк» дип, килеп кушылганнар. Ике йөз ел элек. Саратовтан да мишәрләр булган, соңгырак вакытларда килгәннәр. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 823 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|