Пятница, 20.06.2025, 05:00:18   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [10]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Сентябрь » 07 » ИСКЕ КАБАН ҺӘМ ТЕРЕГУЛОВКА
ИСКЕ КАБАН ҺӘМ ТЕРЕГУЛОВКА
23:03:26
ИСКЕ КАБАН


Кешеләр, шушы авылга килеп утыргач та, аңа исем эзли башлыйлар. Озак кына уйлашканнан соң шундый карарга киләләр.

Ауга чыкканда иң беренче нинди җәнлек очрый, шуның исемен бирергә. Икенче көнне ауга чыккач та аларга кабан дуңгызы очрый. Авылга «Кабан» дигән исем бирәләр. Бераздан бу авылның бераз халкы икенче урынга күчә. Анысын «Яңа Кабан» дип атыйлар. Ә бусы «Иске Кабан» булып кала.

ТЕРЕГУЛОВКА


Патша вакытында хәле җитә алган кешеләр үзләренә җир сатып ала торган булганнар. Җир сатып алган кешеләрнең кайберләре авылда гына калган, ә кайберләре авылдан аерылып, күчеп урнаша торган булалар. Татарлар андый җирне хуторлар дип йөртә. Мәсәлән, Дәүләт хуторы, Шәмси хуторы, Терегулов хуторы.

Бер абзый шулай, үзенең өч улы белән сатып алган җиренә күчеп утыра. Дөнья көтәләр. Бермәлне чиновниклар килеп чыга монда, руслар булалар болар. Исеменең, фамилиясенең кем булуын сорыйлар. Аңламый бу. «Кемнәр белән күчеп утырдың?»— дип сорыйлар икән дип уйлый.

— Өч улым белән, өч улым белән,— ди. Русча да әйтеп күрсәтә:

— Три улымов,— дип. Тегеләр, аның фамилиясе шулай икән дип, «Триулымов» дип язып киткәннәр. Бу хуторга шундый исем бирелгән. Вакыт үтә, бу исем үзгәрә, гадиләнә бара. Башта Триулымов булса, аннары Терегуловка булган.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1376 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz