Яшәгән, ди, бер ир белән хатын. Тормышлары бик тә авыр, ярлы икән боларның. Хатынының кырыкмаса-кырык ямау салынган әллә кайчангы бер иске күлмәге генә булган. Иртәдән кичкә кадәр шул күлмәгенә ямау салып утырудан бушамый, ди, бу. Тора-бара күлмәкнең ямау салмаган җире дә калмаган. Шулай беркөнне ире эштән кайтып керсә, хатыны елап утыра икән.
— Карале, кара, күлмәгем тагын ертылып чыкты! Ямау салырга уч төбе чаклы чүпрәгем дә юк,— дип такмаклаган хатын.
Икенче көнне ире, бөтен булган акчасын җыйнап, хатынына өр-яңа күлмәк алган. Ашыга-ашыга өйгә кайтып керүгә, болай дигән:
— Әй, карчык, ач торсак торырбыз, әмма син бүгеннән башлап өр-яңа күлмәк киеп йөрерсең!
Хатыны, билгеле инде, моңа бик сөенгән.
Ире йокларга яткач, хатын эшкә тотынган.
Уянып китсә күрә ир: хатыны өр-яңа күлмәкне вак-вак кисәкләргә тураган да иске күлмәгенә шулардан ямау салып утыра, ди. Нишләсен, аптыраудан телсез калган бу. Ә хатыны, ямаулы күлмәген сыйпый-сыйпый, иренә рәхмәтләр укый, ди.
— Гомерең — озын, кулың-аягың сызлаусыз булсын, иркәем! Бөтен тишек-тошыкны ямап бетердем, әле ямаулыгым артып та калды. Күрәсеңме, искереп беткән күлмәгем өр-яңа кебек булды...
Моңа ни әйтәсең, «ярлы ямана да юана» дигәннәре шушы була торгандыр инде. |