Четверг, 12.12.2024, 20:58:07   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [38]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 08
Бер авыл агае, җиремне дөрес үлчәмәделәр дип, казый янына хаклык эзләп килгән. Казый, аңа ачуланып сүз каткан:

— Нигә килдең?

Агай аңа:

— Йортым янында кечкенә генә җир кисәгем бар иде. Менә шуны...

Казый моны ярты сүздән бүлдергән:

— Шаһитларың бармы?

— Алып килмәгән идем,— дигән агай.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 3 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Бер бай кеше үзенә хезмәтче яллаган да аны тау итәгеннән утын алып кайтырга җибәргән. Көн буена ашарга аңа нибары бер бәләкәй генә көлчә тоттырган.

— Бу көлчә белән чыпчык тамагы да туймый бит,— дигән аңа хезмәтче.— Ашамагач, көч каян килсен миңа?

— Биргәненә шөкер ит! — дип җикергән бай.— Көлчәне авызда озак тотсаң, бүртеп зурая ул. Бүрттереп ашасаң, тамагың туяр!
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда Кытайда бер бик тискәре шәһәр башлыгы яшәгән. Сараенда утырып туйгач, ул елгада балык тотарга ният иткән. Хезмәтчеләренә бик озын кармак таягы ясарга кушкан. Таяк никадәр озын булса, шулкадәр күп балык тотармын, дип уйлаган ул. Хезмәтчеләре, эчтән көлә-көлә, аңа гаҗәеп озын кармак таягы ясап биргәннәр.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 3 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда Кырымның көньяк ярын калын-калын карурманнар биләгән. Монда яшәгән кешеләрне һәр адымда хәвеф-хәтәр сагалап торган. Еллар үткән. Кешеләр, карурманны чистартып, тау итәкләрен ташлардан арындырып, җир эшкәрткәннәр, йөзем агачлары һәм җиләк-җимеш утыртканнар.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 6 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бик тә холыксыз бер хан. Көннәрдән бер көнне ул:

— Кем дә кем кышкы суыкта манара башында төн кунып чыга, шуңа бер чүлмәк алтын бирәм! - дигән.

Моны ишеткән Әпәнде хан янына юл тоткан. Хан үзенең вәъдәсен кабатлагач, Әпәнде, манара башына менеп, ертык чапаннан килеш шунда төн чыккан. Иртән ул алтынны алырга хан янына килгән.

— Туктале, Әпәнде,— дигән аңа хан,— шул суыкта төн чыгуыңны ничек исбатлый аласың? Әйт әле, бу төнне ниләр күрдең?

— Дала читендә янгын чыкканны күрдем.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 7 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Яшәгән, ди, Мирза атлы бик тә дорфа һәм тәкәббер бай. Көннәрдән бер көнне ул үзенә яшь кәләш эзләү нияте белән юлга чыккан. Шактый ара узгач, күркәм генә бер юрта күреп, шунда сугыласы иткән. Моның каршысына бик тә чибәр йөзле, сылу гәүдәле япь-яшь хуҗабикә чыккан. Мирза, ишек пәрдәсен күтәреп, юртага кергән дә:

— Монда минем биштәрне эләрлек урын бармы? — дип сораган.

— Әгәр дә юртадагы сиксән колганың берсендә дә урын тапмасагыз, биштәрне муеныгызга эләргә туры килер,— дигән аңа яшь хуҗабикә.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Көннәрдән бер көнне Тычкан, азык эзләп, басуга чапкан. Әйләнеп кайтса, ни күрсен, аның оясында Елан ята. Тычкан, чакырылмаган кунактан куркып, күршеләренә йөгереп кергән. Ул, аларга үзенең кайгысын сөйләп, киңәш сораган. «Эх, ничек кенә теге Еланны куып чыгарырга икән?» — дигән ул.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 5 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Кайчандыр, белмим, яшәгән, ди, бик тә атаклы бер карак. Булган, ди, моның бердәнбер малае. Малае үсеп җиткәч, әтисе аны үз янына чакырып китергән дә болай дигән: «Улым, син һичшиксез карак булырга тиешсең. Бу дөньяда иң яхшы һөнәр — карак булу...» «И әтием, карак булсам, мине беркем дә хөрмәт итмәс бит»,— дип җавап биргән аңа малай. Каракның моңа бик тә ачуы чыккан. «Малай кеше әтисенә охшарга, әтисенең эшен дәвам итәргә тиеш! — дип җикергән ул.— Мин бер сүзне ике тапкыр сөйләмим. Әйткәнне тыңла! Син бүген төнлә Җошбайның кара үгезен урлап кайтырга тиешсең. Әгәр шуны эшләмәсәң, бүтән минем күземә күренәсе булма!»
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Әпәнденең бик симез бер сарыгы булган. Шулай беркөнне моның өенә егетләр килеп кергән. Әпәндене кызык итмәкче булганнар икән болар.

— И Әпәнде, нишләп утырасың? Ахырзаман җитә бит! Иртәгә дөнья бетәсе булгач, бу сарыгыңның нигә кирәге бар? Әйдә, аны суйыйк та бер туйганчы ашап калыйк! — дигәннәр егетләр моңа.

Нишләсен, сарыгын суярга булган Әпәнде. Сарыкны тиз генә чалганнар да яр буена казан асканнар. Ит пешкәнче, егетләр су коенып чыгарга булганнар. Әпәнде казан астына ут тергезәм дисә, тирә-юньдә бер коры ботак та юк икән. Озак уйлап тормаган, ул егетләрнең киемнәрен җыеп алган да шулардан бик әйбәт учак ягып җибәргән.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 3 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Көннәрдән бер көнне Әпәнде ханга бүләк илтмәкче булган.

Үз бакчасында үскән чикләвекне капчыкка тутырган да юлга чыккан бу.

— Кая барасың, Әпәнде? — дип сораган аннан беренче очраган танышы.

— Ханга чикләвек илтәм.

— Чикләвек алып барма син аңа. Ул йөзем ярата, ханга йөзем алып бар.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 7 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Беркөнне өенә кайтып барганда, Әпәнде канауда аунап ятучы исерек кешене күргән. Исерек, бар дөньясын онытып, гырлый- гырлый йоклап ята, ди. Әйбәтләбрәк караса, бу шәһәрнең казые икән.

Уйлап-уйлап торган да Әпәнде исерек казыйның халаты белән түбәтәен алып ары киткән.

Казый йокыдан уянса, халатыннан да, түбәтәеннән дә җилләр искән. Кеше-кара күргәнче дип, ул кача-поса өенә таба йөгергән.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 3 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Яшәгән, ди, бер озынколак Куян. Бөтен куяннар шикелле куркак булганга, үз оясыннан чыгып йөрмәгән ул. Шулай айлар буе гел өйдә утыру туйдыргач, көннәрдән бер көнне урман гизеп кайтмакчы булган бу. Бөтен кыюлыгын җыеп урыныннан кузгалуга, моның каршы- сына галәмәт зур Арыслан килеп чыккан. Куян дер калтырый башлаган. Арыслан, тешләрен шыгырдатып:

— Эләктеңме, озынколак! Хәзер мин сине ашыйм,— дигән.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 5 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Амбросио исемле ярлы карт беркөнне Америка бае яши торган йортка килә.

— Әфәндем,— дип, итагатьле генә сүз башлый Амбросио,— менә моның хәтле алтын күпме тора? — ди һәм, кулын җәеп, алтынның ни зурлыкта икәнен күрсәтә.

Кызыл йөзле бай бу карт алтын тапкан икән дип уйлый да пышылдап кына сорый:

— Шундый зурмы?

— Әйе, әфәндем,— дип, күзен дә йоммый җавап бирә Амбросио һәм кулларын тагын да ныграк җәеп җибәрә.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Бер агайның ике кызы булган. Үсеп буйга җиткәч, болар кияүгә чыгып, икесе ике авылга күчеп киткәннәр. Көннәрдән бер көнне агайның хатыны болай дигән:

— И картым, кызларыңның төп йорттан киткәннәренә күпме вакыт узды. Зинһар, барып хәлләрен белеп кайт...

Агай, күчтәнәчләр алып, юлга чыккан. Иң элек ул өлкән кызы яшәгән авылга киткән. Кызы аны якты йөз белән сөенеп каршы алган.

— Йә, кызым, ничек яшисең, сөйлә әле? — дигән агай.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда өч егет ил гизәргә чыгып киткәннәр. Бара торгач, алар бер авылга юлыкканнар һәм иң читтәге йортның ишеген шакыганнар. Сөлектәй таза өч егетне авыл агае үз туганнары кебек каршылаган.

Өйгә керүгә, егетләр, хәл-әхвәл дә сорашып тормыйча, бер-берсен макташа башлаганнар. Агай карап-карап торган да боларны сынамакчы булган. Шулчак егетләрнең берсе ишегалдына чыгып киткән. Хуҗа кеше ике егеткә болай дип сүз каткан:

— Ниндирәк кеше сезнең бу дустыгыз? Карап торышка бик җилле күренә...

— Ахмак бер ишәк шунда,— дип, дәррәү җавап биргән егетләр.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер комсыз алпавыт. Үз өендә ашамыйча, кешедән кешегә кунакка йөрергә ярата икән бу. Шулай көннәрдән бер көнне чираттагы авыл агаена кунакка барырга ниятләгән ул. Агай, ярлы булса да, бар мөлкәтеннән мул гына өстәл әзерләгән. Соңгы тавыгын суеп пешергән дә өстәл уртасына чыгарып куйган. Капкорсаклы алпавытның тәмләп тавык ашарга җыенганын күргәч, авыл агаеның авыз суы киткән малае, түзә алмыйча:

— Карагыз әле, карагыз, бай әфәнде үлгән тавык ашый! — дип кычкырып җибәргән.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Бик борынгы заманда булган бу хәл. Куе камышлар арасында яшәгән, ди, бер Юлбарыс. Көне буе авызына кабарга ризык таба алмыйча, тәмам ачыккан бу. Урманны аркылыга-буйга йөреп чык¬кан, әмма куркак куян да тота алмаган. Эңгер-меңгер төшкәч, Юлбарыс авыл читенә килгән. Иң кырыйдагы ялгыз алачыктан бала елаганы ишетелгән.

— Менә кайда икән миңа дигән ризык,— дип сөенгән Юлбарыс. Читән аша сикереп, тәрәзә читенә үк килеп баскан ул. Караса, өй түрендә бер әни баласын юатып утыра.

— Көмешем минем, алтыным минем, елама инде, елама, улым!

Ә бала, туктау түгел, аның саен кычкырыбрак елый икән.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 6 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер карчык белән бер карт. Тормышлары әйбәт, тик балалары гына юк икән боларның.

Шулай беркөнне карт утынга киткән. Анда ул күз яшедәй чиста сулы чишмәгә тап булган. Карт чишмә янына килгән дә тезләнеп су эчә башлаган. Бер йотым эчкән икән — бөкре җилкәсе турайган. Икенче йотымны эчкән икән — битендәге җыерчыклары беткән.

Карчыгы аны көткән-көткән дә, хәле беткәндер, кая, булышыйм әле үзенә, дип, каршы чыккан. Бара икән карчык, бара икән, күрә: юл буйлап бер яшь егет килә, ди. «Минем картымны очратмадыңмы?» — дип сорый карчык.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 6 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Яшәгән, ди, өч бертуган ярлы егет. Тормышлары бик авыр булганга, баеп булмасмы дип, женьшень тамыры эзләргә чыгып киткәннәр болар. Эзли торгач, казый торгач, йөз алтын торырлык женьшень тамыры тапканнар.

— Әйдә, кече туганыбызны үтерәбез дә аның өлешен үзебезгә алабыз,— дигән олы туган уртанчы туганына.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 5 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Көннәрдән бер көнне ярлы агай базарга юл тоткан. Тамагы бик тә ачыккан икән моның. Базарга килеп җитүгә үк, ул дөге көлчәсе сатып алган. Көлчәне ике капкан да бер йоткан, ә тамагы һаман ач икән.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 5 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Бер авылда бик намуслы карт яшәгән, ди. Бервакыт ул нәкъ төн уртасында төшендә үзенә күктән бәхет иңүен күрә.

Икенче көнне, кырда эшләп йөргәндә, моның китмәне нәрсәгәдер чыкылдап тия. Бераз казыгач, җир астыннан аждаһа, тавис кошы сурәтләре төшерелгән чүлмәк тартып чыгара.

Төбендә кечкенә генә алтын тәңкә дә ялтырый икән. «Әгәр кичә төшемдә күргән бәхет шушы булса, ул миңа күктән иңәргә тиеш иде, ә мин бу чүлмәкне җирдән таптым. Күрәсең, миңа тиешле бәхет түгелдер»,— ди карт. Ул алтын тәңкәле чүлмәкне урынына куя да өенә юнәлә.

Аның күршесендә генә бик комсыз бай тора икән. Күршесенең хәзинәгә юлыгуын белгәч:

— Җир бәхетеме, күк бәхетеме — барыбер түгелмени,— ди. Карт әйткән җиргә йөгереп бара, күрә — хәзинәгә берәү дә кагылмаган.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 6 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Яшәгән, ди, бер монастырьда карт монах белән яшь монах. Карт монах бик тә саран һәм комсыз булган. Киптерелгән хөрмәне ул шкафына бикләп саклаган, яшь монахка авыз итәргә дә бирмәгән. Үзе, ялгыз калган саен, качып хөрмә ашаган. Әле, җитмәсә, яшь мо¬нахны кат-кат кисәтә дә икән. «Берүк минем шкафтагы әйберләремә кагыла күрмә! Кагылсаң, шунда ук үләсең!» — дигән.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 6 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Яшәгән, ди, бер мактанчык Фил. Көннәрдән бер көнне ул бөтен җәнлекләрне җыйган да:

— Дөньяда миннән дә күбрәк ашаучы юк,— дип мактанырга тотынган.

— Ә мин синнән күбрәк ашыйм, әйдә бәхәсләшәбезме?! — дигән аңа Арыслан.

Болар ярышып ашый башлаганнар, бераздан Арыслан хәлдән таеп егылган.

— Уф, шартлыйм!

Шулчак Каплан урыныннан сикереп торган.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Яшәгән, ди, карт белән карчык. Шулай беркөнне иртән болар кысыр аш пешереп ашаганнар. Тамаклары туйгач, араларында сүз чыккан:

— Казанны син ю! Син — хатын кеше,— дигән карт.

— Пешерү миннән, казан юу синнән,— дип чәтелдәтеп җавап биргән карчык.

Бәхәсләшкәннәр-бәхәсләшкәннәр, әмма уртак фикергә килә алмаганнар болар. Ахырдан карт болай дигән:

— Әйдә, карчык, болай итәбез... Хәзер икебез дә йокларга ятыйк. Кем алдан уянып сүз башлый, казанны шул юа.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 7 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Тау итәгендәге авылда бер зур тату гаилә яшәгән, ди. Уллары да, кызлары да, киленнәре дә берсеннән-берсе уңган, тырыш икән боларның. Шуңа күрә тормышлары да мулдан, күңелләре дә күтәренке булган.

Беркөнне гаилә башлыгы, иртә таңнан торып, атларга печән салырга чыккан. Караса, бөтен дөньяны ак карга төреп, кыш килгән. Ак кар өстендә кемнеңдер аяк эзләре ярылып ята.

«Миннән дә иртәрәк торып, кем басу ягына юл тотты икән»,— дип уйлаган агай. Әлеге эз буйлап бара торгач, ул басу читендәге гөлҗимеш куаклыгына барып чыккан.

— Кем бар анда? Безнең өйдән чыгып, кем килде икән монда? — дип аваз салган агай.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 7 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Шулай беркөнне Кыш белән Җәй очрашкан. Ул чакта әле алар бер-берсе белән дус булганнар. Очрашкач та сөйләшеп сүзләре бетмәгән. Бервакыт, хәл-әхвәл сорашып, шау-гөр килеп утырганда, боларның янына урман эченнән аучы килеп чыккан. Кыш дусты алдында үзенең куәтен күрсәтергә теләп мактанырга тотынган:

— Әнә теге картны күрәсеңме?

— Күрәм.

— Телисеңме, мин аның башындагы бүреген салдырам.

— Әйдә, күрсәт куәтеңне! — дигән Җәй.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 8 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Чимбай каласының бер мулласы кешеләрдән качып кына әфьюн тарта торган булган. Качып тарткач, беркем дә белми дип уйлаган инде ул.
Хәйләкәр Омәрбәк моны акылга утыртырга ниятләгән.

— Мин синең ишәгеңне кеше шикелле сөйләшергә өйрәтәм,— дигән ул муллага.— Әгәр ишәгең кешечә сөйләшә башласа, синең даның бөтен илгә таралачак. Аннары сәдака да агылып торачак.

Мулла сөенә-сөенә ишәген Омәрбәккә бер елга укырга биргән. Шәһәр халкы урамда да, базарда да бары тик шул ишәк-шәкерт хакында гына сөйләшә икән...
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 6 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Амудәрья елгасы буенда дүрт ялкау яшәгән, ди. Юрталарыннан да чыкмыйча, көннәр буе киез идәндә аунап, эшсез яталар икән болар.

Шулай беркөнне дүрт ялкау урманга барырга уйлаганнар. Бераз йөргәч, тамак ялгарга дип, агач төбенә утырганнар. Җиргә ашъяулык җәеп, аның өстенә арпа көлчәсе белән бер кувшин әче сөт чыгарып куйганнар. Шунда берсе:

— Сөт бик аз бит, су кушмасак, дүртебезгә дә җитмәс. Көлчә дә бик каты, болай гына ашап булмас. Берәрегез суга барып килегез,— дигән ул, иптәшләренә карап.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Таң атуга, Әтәч койма башына сикереп менгән дә аллы-гөлле канатларын кагып кычкырып җибәргән:

— Кикрикүк! Торыгыз, тавыкларым! Җир өстенә бодай сиптем, кикрикүк!

Нәкъ шул чакта бакча буеннан ач күзле Төлке үтеп бара икән. Әтәч кычкырганны ишеткәч, ул, әкрен генә атлап, аңа якынрак килгән. «Әтәч бик симез күренә, ите тәмле булырга тиеш»,— дип уйлаган ул эченнән. Ә үзе, итагатьле генә баш иеп, болай дигән:

— Әтәч туганкаем, иртә таңнан кемне чакырасың болай?

— Үземнең тавыкбикәләремне,— дигән Әтәч.— Кояш кыздырганчы тамак ялгарга кирәк.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда яшәгән, ди, карт белән карчык. Көннәрдән бер көнне карт урманга утынга киткән. Ул кайтышлый юлда энә тапкан. Энәне утын өстенә куйган да юлын дәвам иткән. Кайткач карасалар, энә төшеп калган икән. Карчыгы шунда, ачуланып: «Энәне утын өстенә салмыйлар, бүреккә кадыйлар»,— дип өйрәткән.

Икенче көнне тагын утынга дип урманга киткән карт. Кайтышлый ул юлда балта тапкан. Озак уйлап тормаган, бүрегенең бер читен ерткан да, балтасын шунда кыстырып, ары киткән. «Балтаны билбауга кыстыралар»,— дип каршы алган аны карчык.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 5 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Бәхәс нидән чыккандыр, белмим, көннәрдән бер көнне ике хатын, бишектәге сабыйны бүлешә алмыйча, «минеке» дә «минеке» дип, пыр тузып тарткалашалар икән. Берничек тә килешә алмагач, болар бодисатва (казый) янына мәхкәмәгә киткәннәр. Хатыннарны игъти¬бар белән тыңлагач, бодисатва мондый шарт куйган: кем дә кем баланы иң элек үзенә тартып ала, сабый шуныкы була.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 6 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Көннәрдән бер көнне авыл агае урманга утынга киткән. Иң юан агач төбенә килеп балтасын күтәрүгә, ул ниндидер кызганыч чинау авазы ишеткән. Балтасын куеп, яхшылабрак караса, агач төбендәге куыштан бер Тычкан килеп чыккан. Ул, башын өскә күтәреп, агайга болай дигән: «И мәрхәмәтле адәм баласы! Зинһар өчен, кисмә син бу агачны. Харап итмә безнең өебезне. Сүземне тыңласаң, мин сиңа көн саен бер янчык алтын китереп торырмын».
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Кайчандыр Дөя иң матур хайваннардан саналган. Тармак-тармак мөгезләре, кабарып-күпереп торган койрыгы да булган аның. Беркөнне ул, гадәтенчә, елга буена су эчәргә төшкән. Үзе су эчә, үзе судагы шәүләсенә карап соклана икән бу. Шулчак аның янына, көяз атлап, Болан килгән.

— Хөрмәтле Дөя дустым! Мин бүген кунакка бара идем. Бер кичкә генә мөгезеңне биреп торсаңчы!
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 3 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Бер авылда Мокыш атлы карт яшәгән, аның өч улы булган. Якты дөнья белән хушлашканда, Мокыш улларына мираска унҗиде дөя калдырган. Әтиләренең васыяте буенча бу мирас менә болай бүленергә тиеш икән: олы улы Галигә дөя көтүенең яртысын, уртан¬чы улы Кәримгә өчтән берен, ә кече улы Майамбәткә тугыздан берен бирергә. Әмма дөя бүлешкәндә, аларның берсен дә суймаска.

Әтиләрен җирләп, кырык көн узгач, уллары мирас бүләргә тотынган. Ләкин, күпме генә тырышсалар да, эшләре барып чыкмаган боларның. Олы малай унҗидене урталай бүлсә, сигез ярым чыга, ә тере дөяне ничек итеп урталай бүләсең? Унҗидене өчкә бүлгәч, уртанчы малай Кәримгә биш бөтен өчтән ике өлеш тия, димәк, монда да дөяне суймыйча булмый. Кече малай Майамбәт, унҗидене тугызга бүлгәч, үзенә бер бөтен тугыздан бер дөя тиюен санап чыгара.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Инде бик күптән, кешеләр һәм җәнлекләр әле яңа дөньяга килгән чакта булган бу хәл. Шулай бөтен җәнлек-җанварлар бергә ж,ыелышканнар да кемнең нишләргә тиешлеген бүлешә башлаганнар.

— Балык суда йөзәргә тиеш,— дигәннәр алар.

— Бүре урманда Куян куар.

— Арыслан арабызда иң көчлесе, ул җәнлекләр патшасы булыр!
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер бик усал патша. Бөтен хезмәтчеләре аннан дер калтырап, куркып яшәгәннәр, ди. Аның алдында барысы да башын иеп йөргән.

Шулай беркөнне, сыңар киек тә ата алмыйча, аудан кәефе кырылып кайткан падишаһның. Халык, гадәттәгечә, моны каршы алырга чыккан. Падишаһ иң алда торган агайга бер сәбәпсез каныккан да бөтен ачуын нигәдер шуннан алмакчы булган.

— Сугым пычагыңны яхшылап кайра да иртәгә менә бу зур ташның тиресен туна! — дип җикергән ул агайга.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 3 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Яшәгән, ди, бер ир белән хатын. Тормышлары бик тә авыр, ярлы икән боларның. Хатынының кырыкмаса-кырык ямау салынган әллә кайчангы бер иске күлмәге генә булган. Иртәдән кичкә кадәр шул күлмәгенә ямау салып утырудан бушамый, ди, бу. Тора-бара күлмәкнең ямау салмаган җире дә калмаган. Шулай беркөнне ире эштән кайтып керсә, хатыны елап утыра икән.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда Италиядә шәһәр саен корольлек, корольлек саен король булган, ди. Шулай бер корольлекнең короле үлеп киткән дә аның урынына тәхеткә улы менеп утырган. Беренче эш итеп яшь король үзенең биләмәләрен карап кайтырга ниятләгән. Корольлек бер шәһәрдән генә гыйбарәт булганга, кич җитүгә инде ул сараена кире әйләнеп тә кайткан һәм: «Бар җирне дә карап чыктыкмы без?» — дип сораган. «Юк, юк! — дип дәррәү җавап биргәннәр аңа беренче министр белән баш киңәшче.— Король галиҗәнапларының төрмәсен вә андагы король тоткыннарын күрмәдек». «Нишләп күрмәдек? Хәзер үк шунда киттек!» — дип җикергән король.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 2 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Шулай беркөнне ике алдакчы агай очрашкан, ди. Күптән күрешмәгәннәр икән болар.

— Сине күптәннән күргәнем юк,— дип сүз башлаган боларның бе-ренчесе.— Мин Неапольгә барып кайттым. Анда күргәннәрне сөйләсәм, ышанмассың да. Шулай да сөйлим әле...
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 3 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Йөк ташучы Петруччо, өйләнеп туй ясагач, хатыны белән киңәш-табыш итәргә уйлаган:

— И Розалина җаным, без синең белән менә дигән итеп яшәрбез! Мин эшләп акча табармын, син йортны карарсың. Ә инде эштән кайткач, өйдә мин хуҗа! Арбага утырып, өй янына килеп җитүгә, мин сиңа: «Ач капканы, хатын!» — дип кычкырырмын, син шундук, йөгереп чыгып, капкадан атны кертерсең.

— Мин сиңа ат карар өчен кияүгә чыкмадым! — дип авызын турсайткан Розалина.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 6 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер ялгыз әби. Йорты авылның иң читендә, урман буенда ук икән аның. Шул урманнан корыган чыбык-чабык, җиләк-гөмбә җыеп көн күргән ул. Берьялгызы гына яшәгәнгә, чит-ят кешеләрдән куркып, төннәрен ишек-тәрәзәләрен ныклап бикли торган була әби.

Шулай бер төнне коеп яңгыр яуган. Күк күкрәүдән өй түбәләре дөбердәргә, шыгырдарга тотынган. Әби мич каршында, утка карап, куркуыннан дерелдәп утыра икән. Шулчак кемдер каты итеп ишек шакый башлаган.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 2 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Хәйләкәр Төлке авыл читендәге тавык кетәклегенә йөрергә ияләшкән икән. Караңгы төшүгә, тап-тар гына тишектән шуышып керә дә, ике тавыкның башына җиткәч, кире үрмәләп чыга икән бу. Күбрәк ашар иде дә, тишек тар, аның корсагы сыймаячак. Шулай бер кичне кетәклеккә барганда, Төлке юлда Бүрене очраткан.

— Кая барасың, кода? — дип сүз каткан моңа Бүре.

— Кетәклеккә... Тавык ашыйсың килсә, әйдә минем белән!..
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 2 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Шулай бервакыт юл буйлап җырлый-мырлый Мәче килә икән.

Агач ботагындагы шөпшә оясына карап торган ике маймылны күргәч туктап калган бу.

— Әй, Мәче, белмисеңме, бу нәрсә икән? — дип сораганнар тегеләр.

— Ә-ә... минем бабайның барабаны ул.

— Бер генә сугып карыйк әле, ә?!

— Юк, юк, ярамый, бабай ачулана.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Эссе көнне сусынын басарга дип, Күгәрчен инеш буена су эчәргә төшкән. Караса, агымсуда бер Кырмыска бата-чума үлем белән тарткалаша икән.

Күгәрчен, мескен кырмысканы кызганып, суга фикус яфрагы ташлаган. Тик Кырмыска аңа үрмәләп менә алмаган, яфрак су белән агып киткән. Күгәрчен томшыгына коры чыбык капкан да инеш суында агып баручы Кырмыска артыннан очкан. Кырмыска шарламага килеп җитте дигәндә, таякны суга ташлаган. Кырмыска үрмәләп менгәч, Күгәрчен таякны томшыгына капкан да урманга таба очып киткән.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 3 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Тиен, иртән торып, куак төбендә чикләвек ашап утыра икән.

Шулчак агачлар арасыннан Юлбарыс килеп чыккан. «Бетте баш»,— дип уйлаган Тиен һәм куркуыннан калтырый башлаган. Инде нишләргә? Авызына капкан чикләвекне шартлатып ваткан да кычкырып җибәргән бу:

— И тәмле дә соң Юлбарыс күзе!

Моны ишеткән Юлбарыс туктап калган. Аннары, әкрен-әкрен генә артка чигенеп, яңадан агачлар арасына кереп югалган.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 3 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Сөләйман падишаһ картаеп түшәк өстенә калгач, моның янына бер Шайтан килгән дә болай дип сүз каткан:

— И падишаһ, миннән менә шушы тылсымлы чүлмәкне кабул итеп ал. Андагы әбелхәят суын эчсәң, син үлемсез булачаксың.

Бу сүзләрне ишеткәч, Сөләйман патша уйга калган. Аннары үзе янына гаскәр башлыгын, бай сәүдәгәрне һәм фәкыйрь авыл агаен чакырырга кушкан.

— Әйт әле, әбелхәят суын эчсәм, мин бәхетле булырмынмы? — дип сораган ул гаскәр башлыгыннан.

— Һичшиксез! — дигән аңа гаскәр башлыгы.— Чөнки син, меңнәрчә ел яшәп, барча илләрне, халыкларны яулап алачаксың. Дөньяда шуннан да зуррак бәхет булуы мөмкинме соң?!
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 5 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Бервакыт бер падишаһ, гаскәр җыеп, походка чыккан, ди. Шунда аның бер җайдагы ялгыш кырмыска оясына барып кергән. Оядан усал тавыш яңгыраган:

— Кайсы ахмагы ул, барыр юлны белмәстән, гаскәр ияртеп йөри!

Падишаһ бу сүзләрне әйтүчене тотып китерергә боерган.

Кырмысканы падишаһ каршына китереп бастырганнар.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 3 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Авылда бер кызны ике егетнең берсенә кияүгә чыгарга димләп йөриләр икән. Егетләрнең берсе бай, икенчесе ярлы, ди. Кыз бу егетләрне үз күзләре белән күреп, сынап карамакчы булган. Ул, ирләр киеме киеп, атка атланган да бай егетнең өе каршына килеп туктаган.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 3 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Шулай берзаман король пингвиннары нәселеннән Принц атлы бәби йомырка эчендә утыра икән. Моның тизрәк дөньяга чыгып, үз ишләре белән уйныйсы килә, ди. Менә ул томшыгы белән йомырка кабыгына төрткән, аннан аңа аягы белән китереп типкән, һәм, ниһаять, кабык ярылып, Пингвин баласы якты дөньяга чыккан. Әни пингвин үз баласына караган да шаккаткан. «Бөтен пингвиннарның аркалары кара, түшләре ак, ә минем бәбием көрән төстә,— дип уйлаган ул.— Әгәр яхшылап юсаң, ул да шулар кебек булмас микән?»

Әни пингвин томшыгы белән күпме генә кырса да, Принц һаман көрән булып кала биргән.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 3 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда яшәгән, ди, Ниф-Ниф, Нуф-Нуф һәм Наф-Наф атлы өч дуңгыз баласы. Алар ямьле җәй айларын уйнап- көлеп, җырлап-биеп уздырганнар. Көз җитеп, көннәр салкынайта баш¬лагач, Наф-Наф дусларына:

— Әйдәгез, кар яуганчы, үзебезгә җылы өй җиткерәбез,— дигән.

— Әй, өлгерербез әле,— дип җавап кайтарган аңа дуслары.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Яшәгән, ди, дөньяда Комодо атлы бер аждаһа. Ул авызыннан ут бөркегән чакта, тирә-юньдәге халык дер калтырап тора, аның килүен ишеткәч, бар да качып бетәләр икән.

Көннәрдән бер көнне аждаһа Съюзи исемле кызны очраткан. Комодоны күргәч, бу кызның исе дә китмәгән, ди.

— Нигә авызыңнан ут бөркисең син? — дип сораган кыз.— Бөтен кешене куркытасың бит!

— Һем,— ди икән аждаһа,— мин... һем... мин... белмим. Бу турыда уйлаганым юк иде. Нигә, әллә куркытырга ярамыймы?

— Билгеле, ярамый,— дигән Съюзи.

— Алайса, бүтән куркытмам,— дип вәгъдә биргән Комодо.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 3 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Бер егет өйләнергә ният иткән. Күрше авылдан иң чибәр кызны алып кайтып, болар әнисе һәм сеңлесе белән бергәләп яши башлаганнар, ди.

Шулай беркөнне яшь кияү базардан чалбар сатып алган. Өйгә кайткач, хатынына болай дигән бу: «Чалбар алган идем, балагы озынрак булды. Шуны тиз генә кул яссуы кадәр кыскартып бирче». «Бүген кыскарта алмам. Вакытым юк. Бик ашыксаң, әниеңә яисә сеңлеңә әйт, икесе тиң эшсез утыра»,— дигән яшь килен.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 2 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Авыл агае, арба тартып, тегермәнгә бара икән. Юлда моңа бер юлчы очрап, үзара сөйләшеп киткәннәр.

— Хәерле көн! Тормышлар авыр түгелме? — дип сүз каткан агай әлеге юлчыга.

— Белмим, авырлыгын үлчәп караганым юк,— дигән тегесе, исе дә китмичә.

— Тегермән тартамы?

— Җил булса, тарта торгандыр...
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 2 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Бер агайның бик тә ялкау улы булган. Берни эшләмичә, гомере буе әтисе җилкәсендә яшәгән, ди, бу. Әти кеше картаеп, түшәк өстенә калгач, хатынын чакырып, болай дигән:

— Бөтен җыйган мал-мөлкәтемне туганнарыма калдырам, ә менә, шушы яшенә җитеп, бер сум акча да эшләп тапмаган бу ялкауга бер мыскал да өлеш чыгармыйм.

Әни кеше, улын яклап, еламсырарга тотынган:

— Алай кеше көлдермә инде, әтисе! Нишләп бер сум акча да таба алмасын ди ул?!

— Алайса, мин исән чакта, һич югы, бер сум акча эшләп тапсын. Аннары карарбыз.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер патша. Көннәрдән бер көнне моның маңгаена мөгез үсә башлаган. Мөгезен күрмәсеннәр дип, ул көндез дә, төнлә дә башыннан таҗын салмый икән.

Патша, бу хакта башкалар белмәсен өчен, аның чәчен алган чәчтарашларны үтерергә әмер биргән. Шулай беркөнне шәһәрдәге соңгы чәчтарашка да чират җиткән. Патшаның чәчен алганнан соң берәүнең дә исән калмавын белгәнгә, ул, гаиләсе, туганнары белән хушлашып, сарайга юл тоткан. Чәч ала башлауга, патшаның маңгаендагы мөгезне күргән бу, әмма, берни булмагандай, эшен дәвам иткән. Патшага чәчтарашның илтифатсызлыгы ошаган һәм ул аны исән калдырырга боерган.

— Әгәр бүген нәрсә күргәнеңне берәрсенә сөйләсәң, башыңны кистерермен,— дип кисәткән ул чәчтарашны.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 3 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Шулай бервакыт Эро солтанга эшкә ялланган. Кул бирешеп эш хакын килешкәч, солтан аңа болай дигән:

— Минем бер шартым бар. Әгәр кайчан да булса мине алдарга җөрьәт итсәң, сиңа якты дөнья белән бәхилләшергә туры килер.

Эро солтанның җимеш бакчасында эшли башлаган. Килешү буенча, үз авызына бер җимеш тә алмаска тиеш булган ул. Эро, сарай табынына иртәсен, кичен, көндезен, өеп-өеп, алмалар, хөрмәләр, әфлисуннар, йөземнәр китереп торган, ләкин үзенең тамагы туймаган.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 3 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Яшәгән, ди, карчык белән карт. Карчык өй тирәсендә әвәрә килгән, карт иген иккән, мал караган. Шулай бер кичне карт арып- талып өенә кайткан да өстәл янына ашарга утырган.

Утыруы булган, капканы ачык калдырганы исенә төшкән.

— Бар, капканы ябып кер! — дигән ул карчыгына.

— Үзең яп! — дип каршы дәшкән карчык.

— Син яп! — дип кабатлаган карт.

Капканы кем ябарга тиешлеген ачыклап, бик озак бәхәсләшкән карт белән карчык. Ахырда болай килешкәннәр: кем беренче булып сүз башлый, капканы шул чыгып яба. Өстәлдәге ризыкка да кагылмыйча, авызларына су капкандай, кич буе сүзсез утыра болар.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 3 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Бер бай әфәнде, яңа кием тектерергә дип, өенә тегүче чакырткан.

— Кунакка киеп бара торган, бик тә килешле, затлы кием булсын,— дигән ул тегүчегә.

— И, мөхтәрәм бай әфәнде, андый затлы киемне киеп кемнәр янына кунакка барырга җыенуыгызны әйтә алмассыз микән миңа?
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Шулай берчакны Куян урман сукмагыннан уйга чумып килүче Филне очраткан.

— Нишләп болай кәефен, кырылды? — дигән аңа Куян.

— Ничек итеп кәефең китмәсен! Бүген Юлбарыс ашарга тиеш бит мине.

— Тапкансың куркыр нәрсә! — дип кәпрәйгән Куян.— Мине баш өстеңә атландырсаң, сиңа беркем тимәс.

Фил, моңа ышанырга да, ышанмаска да белмичә, Куянны баш өстенә менгереп утырткан.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 3 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Яшәгән, ди, Уа атлы ятим кыз. Аңа үзе кебек үк ярлы Го исемле егет гашыйк булган. Кыз көне-төне байга бил бөккән. Бервакыт хуҗасы аңа дөге амбарын сакларга кушкан. Кыз, су алырга дип, күл буена төшкән икән, җылы җил исеп куйган. Кинәт, күл өстендә дулкыннар барлыкка килгән, һәм аннан Су кызы килеп чыккан һәм Уага: «Су патшасы кызы авырый,— дигән.— Аны син генә дәвалый аласың». Кыз Уаны күл төбенә алып төшкән.

Уа патша кызын, үләннәр белән дәвалап, бик тиз терелткән. Патша моңа шатланган һәм Уага тылсымлы энҗе бүләк иткән.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Көннәрдән бер көнне агалы-энеле ике бертуганның әтиләре үлеп киткән. Кече туган зиратка әтисен җирләргә киткән, ә олысы өйдә калган да, энесе кайтканчы, бөтен кыйммәтле нәрсәләрне яшереп куйган.

— Өйдә бер юньле нәрсә калмаган... Кая китте безнең бар мөлкәтебез? — дип сораган энесе, зираттан кайткач.

— Үзем дә белмим,— дигән аңа абыйсы.— Хәзер безнең әтиебез дә, әниебез дә юк. Мин — өйләнгән кеше, син — буйдак. Шуңа күрә сиңа үз көнеңне үзеңә күрергә туры килер...
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 2 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz