Посетители |
Онлайн всего: 3 Гостей: 3 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 08 » КҮРШЕНЕҢ КҮРШЕСЕ (Кытай халык әкияте)
КҮРШЕНЕҢ КҮРШЕСЕ (Кытай халык әкияте) | 22:08:40 |
Бер авыл агае, җиремне дөрес үлчәмәделәр дип, казый янына хаклык эзләп килгән. Казый, аңа ачуланып сүз каткан:
— Нигә килдең?
Агай аңа:
— Йортым янында кечкенә генә җир кисәгем бар иде. Менә шуны...
Казый моны ярты сүздән бүлдергән:
— Шаһитларың бармы?
— Алып килмәгән идем,— дигән агай.
Казый:
— Алайса, иртәгә бөтен күршеләреңне җыеп кил! — дигән.
Нишләсен агай, башын иеп кайтып киткән. Икенче көнне, ике яктагы ике күршесен дә алып, янә казый янына килгән бу.
— Бөтен күршеләреңне дә алып килдеңме? — дигән казый.
— Әйе, икесе килде,— дигән агай.
— Ә күршеләреңнең күршеләре кайда? Бар, җыеп кил һәммәсен дә!
Өченче көнне иртән үзен көтеп торучы урам тулы халыкны күргәч, казый авызын тутырып елмайган. Бөтенесе казый алдына килеп тезләнгән, арада берсе генә, моңа исе китмичә, горур басып тора икән.
— Син кем? — дип аптырап сораган аннан казый.— Нишләп казый каршында катып басып торасың?
— Мин үзем — гади авыл кешесе. Менә бу агайның күршесенең күршесе булам. Әмма минем шәһәрдәге кодамның кодасы бик дәрәҗәле, бай кеше.
Казый шулчак ачудан җикереп җибәргән:
— Ахмак! Синең кодаңның кодасының ни катнашы бар?
— Ә күршенең күршесенең ни катнашы бар соң? — дип сораган агай.
Казый моңа ни дип әйтергә дә белмәгән һәм теге бәхәсле җирне дөрес итеп яңадан үлчәргә карар чыгарган, ди. |
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре |
Просмотров: 20 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|