Бер агайның бик тә ялкау улы булган. Берни эшләмичә, гомере буе әтисе җилкәсендә яшәгән, ди, бу. Әти кеше картаеп, түшәк өстенә калгач, хатынын чакырып, болай дигән:
— Бөтен җыйган мал-мөлкәтемне туганнарыма калдырам, ә менә, шушы яшенә җитеп, бер сум акча да эшләп тапмаган бу ялкауга бер мыскал да өлеш чыгармыйм.
Әни кеше, улын яклап, еламсырарга тотынган:
— Алай кеше көлдермә инде, әтисе! Нишләп бер сум акча да таба алмасын ди ул?!
— Алайса, мин исән чакта, һич югы, бер сум акча эшләп тапсын. Аннары карарбыз.
Әни кеше шулчак яшереп кенә малайга бер сум акча биргән.
— Кич җиткәнче югалып торырсың да аннары, әтиең янына кереп, шушы акчаны күрсәтерсең,— дигән ул.
Кич җитүгә, малай әтисе янына кергән дә:
— Мә, әти, менә шушы бер сум өчен көне буе иза чиктем,— дип сөйләнергә тотынган.
Әти кеше акчаны алган да янып торган мичкә ыргыткан.
— Юк, син эшләп тапкан акча түгел бу,— дип пышылдаган ул.
Әнисе малайга яшереп кенә тагын бер сум акча биргән дә кичен, ике-өч чакрым җир йөгереп, тирләп килергә кушкан. Нишләсен, теләсә- теләмәсә дә, йөгерергә туры килгән инде аңа. Тирләп-пешеп йөгереп килгән дә учына йомарлаган теге бер сумны әтисенә сузган бу.
— Тир түгеп таптым мин бу акчаны! — дип, күкрәк киереп әйтеп салган ул.
Әти кеше акчаны алып иснәп караган да утлы мичкә ыргыткан.
— Алдашма, улым, эшләп тапкан акчага охшамаган бу,— дигән ул.
Малй нишләсен, башын иеп, әнисе янына чыгып киткән.
Әни кеше, башка чара юклыгын аңлап, малайга мондый киңәш биргән:
— Атаңны алдашып җиңеп булмас. Син, бар, көненә ун-унбиш тиен булса да эшләп тап, атна-ун көн шулай тырышсаң, бер сумга җыела ул.
Малай атна буе кайсына утын кисешкән, кайсына су ташыган, кайсына йорт салышкан. Шулай итеп бер сум туплаган да әтисе янына кергән.
Әти кеше моның акчасын иснәгән дә тагын утка томырган.
— Юк, син эшләп тапкан акча түгел бу,— дигән ул аңа.
Малай шулчак мич янына йөгереп килгән дә, ялан куллары белән утлы күмерне актарып, теге бер сумны тартып чыгарган.
— Акылдан яздыңмы әллә син, әти?!— дип кычкырган ул.— Мин шушы бер сум өчен атна буе кешеләргә бил бөктем, ә син аны утка ыргытасың!
— Менә инде хәзер чыннан да бу акчаның үзең эшләп тапкан акча икәненә ышандым. Бары тик үзең тапкан мал гына шулай кадерле була ул!
Шулай дигән дә әти кеше, бар мөлкәтен улына калдырып, кире кайтып булмый торган бакый дөньяга мәңгелеккә китеп барган, ди. |