Среда, 18.06.2025, 22:39:55   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [7]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 6
Гостей: 6
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 08 » БАТЫР КУЯН (Вьетнам халык әкияте)
БАТЫР КУЯН (Вьетнам халык әкияте)
09:26:11
Шулай берчакны Куян урман сукмагыннан уйга чумып килүче Филне очраткан.

— Нишләп болай кәефен, кырылды? — дигән аңа Куян.

— Ничек итеп кәефең китмәсен! Бүген Юлбарыс ашарга тиеш бит мине.

— Тапкансың куркыр нәрсә! — дип кәпрәйгән Куян.— Мине баш өстеңә атландырсаң, сиңа беркем тимәс.

Фил, моңа ышанырга да, ышанмаска да белмичә, Куянны баш өстенә менгереп утырткан.

— Әйдә, хәзер елга буена су эчәргә киттек. Исеңдә тот: мин йомшак тәпиләрем белән башыңа тибүгә, шунда ук егыл да үлгәнгә сабышып ят.

Фил елга ярына якынлашканда, урман эченнән Юлбарыс килеп чыккан. Юлбарысны күрүгә, Куян әче итеп сызгырып җибәргән һәм тәпиләре белән Филнең башына китереп типкән. Фил гөрселдәп җиргә ауган да үлгәнгә сабышып ята икән.

Моны күргән Юлбарысның куркудан коты очкан. «Куәт тә соң үзендә! Бер сугуда Филне аяктан екты!» — дип уйлаган ул.

Куян исә Фил өстеннән сикереп төшкән дә, Юлбарыска таба борылып, кычкырып җибәргән:

— Күптәннән Фил ите татып караган юк иде! Бүген туйганчы ашыйм икән!

Моны ишеткән Юлбарыс куркудан урман эченә кереп тайган. Куян исә аның артыннан болай дип кычкырып калган:

— Ерак киталмассың! Бүген үк бөтен урманны айкап чыгам, барыбер эзеңә төшәм дә тотып ашыйм мин сине!

Юлбарыс тау читендәге куышка кереп качкан да болай дигән:

— Дөньяда мин бик күп ерткыч җанварлар күрдем. Әмма батыр Куяннан да куркынычрак җанвар юк икән!
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 28 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz