Посетители |
Онлайн всего: 8 Гостей: 8 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 8 » ҖӘНЛЕКЛӘР ПАТШАСЫ (Кабардин халык әкияте)
ҖӘНЛЕКЛӘР ПАТШАСЫ (Кабардин халык әкияте) | 11:17:01 |
Инде бик күптән, кешеләр һәм җәнлекләр әле яңа дөньяга килгән чакта булган бу хәл. Шулай бөтен җәнлек-җанварлар бергә ж,ыелышканнар да кемнең нишләргә тиешлеген бүлешә башлаганнар.
— Балык суда йөзәргә тиеш,— дигәннәр алар.
— Бүре урманда Куян куар.
— Арыслан арабызда иң көчлесе, ул җәнлекләр патшасы булыр!
Аннары, хәйлә белән акылны кемгә бирергә, дип бәхәсләшергә тотынганнар.
— Акыл белән хәйләне кешегә бирик. Ул барыбер миңа буйсыначак,— дигән Арыслан патша.
Икенче көнне урмандагы җәнлекләр балта тавышына уянып киткәннәр. Карасалар, кеше агач егып маташа икән.
— Миннән сорамыйча нишлисең? Хәзер мин сине ашыйм! — дип ырылдаган Арыслан.
— Ашыкма әле, ашарга өлгерерсең. Башта мин сиңа өй салып бирим. Дошманнарыңны җиңеп арыгач, кырын ятып хәл җыярга йорт кирәк бит инде сиңа. Йортсыз патша була димени?
Шулай дигән дә балта белән агач юнуын дәвам иткән кеше. Юан- юан агачлардан читлек-йорт ясап бетергәч, Арысланга болай дип сүз каткан ул:
— Хәзер инде яңа йортыңа кереп кара. Син бик зур бит, сыярсыңмы икән?
— Сыйдыммы соң? — дигән Арыслан, читлеккә кергәч.
— Койрыгыңны ал, ишеккә кысылмасын,— дигән кеше.
Арыслан койрыгын җыюга, кеше читлекнең ишеген шапылдатып ябып куйган да:
— Әй, туган, акылың булмаса, көч-куәт белән генә әллә ни эшләп булмый шул,— дип көлеп җибәргән. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 4 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|