Четверг, 12.12.2024, 18:31:44   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [38]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 8 » КАРТ БЕЛӘН КАРЧЫК (Калмык халык әкияте)
КАРТ БЕЛӘН КАРЧЫК (Калмык халык әкияте)
11:28:31
Борын-борын заманда яшәгән, ди, карт белән карчык. Көннәрдән бер көнне карт урманга утынга киткән. Ул кайтышлый юлда энә тапкан. Энәне утын өстенә куйган да юлын дәвам иткән. Кайткач карасалар, энә төшеп калган икән. Карчыгы шунда, ачуланып: «Энәне утын өстенә салмыйлар, бүреккә кадыйлар»,— дип өйрәткән.

Икенче көнне тагын утынга дип урманга киткән карт. Кайтышлый ул юлда балта тапкан. Озак уйлап тормаган, бүрегенең бер читен ерткан да, балтасын шунда кыстырып, ары киткән. «Балтаны билбауга кыстыралар»,— дип каршы алган аны карчык.

Өченче көнне дә утынга киткән карт. Бу юлы ул урманда адашкан песи баласы тапкан. Мескен песи баласын билбавына кыстырган да кайтырга чыккан. «Песи баласын билбауга кыстырмыйлар. «Пес, пес» дип чакырсаң, үзе синең арттан бара ул»,— дигән карчык.

Дүртенче көнне утынга баргач, картка болан баласы очраган. Ләкин күпме генә «пес, пес» дип чакырса да, болан баласы аңа иярмәгән. «Болан баласын ризык белән алдап чакырырга кирәк»,— дигән аңа карчык.

Тагын урманга утынга барган карт. Утын кирәк булганнан түгел, карчыгының көннәр буе акыл өйрәтүеннән туеп, утынга киткән ул. Утын төяп кузгалып киткәч, моның каршысына җиде бүре килеп чыккан. Шулчак ул карчыгының сүзләрен исенә төшергән дә, төенчегеннән ризыгын алып, бүреләрне чакыра башлаган. Ә ач бүреләр чабышып килгәннәр дә картның өстенә ташланганнар.

Акыл өйрәтергә дип карчык күпме генә көтсә дә, карт инде урман¬нан әйләнеп кайтмаган.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 5 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz