Четверг, 12.12.2024, 18:43:27   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [38]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 10
Гостей: 10
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 8 » БЕР МӘЧЕ ҺӘМ ИКЕ МАЙМЫЛ (Индонезия халыклары әкияте)
БЕР МӘЧЕ ҺӘМ ИКЕ МАЙМЫЛ (Индонезия халыклары әкияте)
10:11:52
Шулай бервакыт юл буйлап җырлый-мырлый Мәче килә икән.

Агач ботагындагы шөпшә оясына карап торган ике маймылны күргәч туктап калган бу.

— Әй, Мәче, белмисеңме, бу нәрсә икән? — дип сораганнар тегеләр.

— Ә-ә... минем бабайның барабаны ул.

— Бер генә сугып карыйк әле, ә?!

— Юк, юк, ярамый, бабай ачулана.

— Ул монда юк бит,— дип ялынганнар маймыллар.

— Ярый инде, алайса сугып карагыз,— дигән Мәче.— Тик мин качам, бабай күрсә эләктерәчәк.

Мәче күздән югалгач, маймыллар таяк алалар да шөпшә оясына китереп сугалар. Килеп чыккан шөпшәләр маймылларның башын, колагын, аркасын, муенын чага башлыйлар. Теге мескеннәр алга-артка карамыйча чабарга керешәләр... Каршыда буа күргәч, килгән уңайга суга чумалар. Шөпшә күченең гүләве тынгач кына баш калкыталар. Карасалар, яр буенда әлеге Мәче утыра. Тәбәнәк кенә бер куакка сөялгән дә авызын ерган. Ә куакта кып-кызыл борычлар эленеп тора икән.

Маймыллар Мәче янына киләләр дә сорыйлар моннан:

— Карале, Мәче, нишлисең син монда?

— Бабай бакчасын саклыйм. Җимешләр өлгергән.

— Нинди җимеш ул? Безгә авыз итәргә ярыймы аны?

— Ярый. Тик бабай ачулана... Мин качып торыйм,— ди аларга Мәче. Маймыллар Мәче күздән югалганны гына көтеп торалар да ашыга- ашыга авызларына кызыл борыч тутыра башлыйлар, һәм кинәт... алар- ның авызына ут капкандай була, күзләреннән яшь ага, иреннәре бүлтәеп чыга.

Шул көннән бирле маймыллар үрле-кырлы сикерүләреннән һаман да туктый алмыйлар, ди.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz