Кайчандыр, белмим, яшәгән, ди, бик тә атаклы бер карак. Булган, ди, моның бердәнбер малае. Малае үсеп җиткәч, әтисе аны үз янына чакырып китергән дә болай дигән: «Улым, син һичшиксез карак булырга тиешсең. Бу дөньяда иң яхшы һөнәр — карак булу...» «И әтием, карак булсам, мине беркем дә хөрмәт итмәс бит»,— дип җавап биргән аңа малай. Каракның моңа бик тә ачуы чыккан. «Малай кеше әтисенә охшарга, әтисенең эшен дәвам итәргә тиеш! — дип җикергән ул.— Мин бер сүзне ике тапкыр сөйләмим. Әйткәнне тыңла! Син бүген төнлә Җошбайның кара үгезен урлап кайтырга тиешсең. Әгәр шуны эшләмәсәң, бүтән минем күземә күренәсе булма!»
Малай, башын иеп, юртадан чыгып киткән. Караңгы төшкәч, ул Җошбай янына барып, аннан кара үгезне сатып алган, ә акчасын көз көне яңа ашлык белән түләргә вәгъдә иткән.
Улының үгез җитәкләп кайтуын күргәч, карак бик сөенгән. Үгезне тиз генә суеп, казанда ит пешергәннәр дә ашарга утырганнар болар. «Әти, әйдәле, ашый башлаганчы, авырлыгыбызны үлчик,— дигән малай.— Үгезне ашап бетергәнче, кайсыбыз күпмегә тазарыр икән?»
Таганга үлчәү асып үлчәнгәннәр болар.
Берничә айдан, итне ашап бетергәч, тагын үлчәүгә басканнар. Карасалар, малайның авырлыгы күпкә арткан, ә әтисе элеккечә калган, ди. «Нишләп болай булды бу? » — дип гаҗәпләнгән карак. « Сере бик гади аның,— дигән әтисенә малай.— Ит ашаганда, син, безне кайчан килеп тотарлар икән, дип, гел куркып ашадың. Ә мин курыкмадым, чөнки бу үгезне урламадым, Җошбайдан сатып алдым.»
Улының сүзләрен ишеткәч, әти кеше уйга калган һәм болай дигән: «Минем сүзне тыңламыйча дөрес иткәнсең, улым. Шушы көннән башлап мин дә караклыкны ташлыйм!» Менә шулай итеп намуслы малай әтисен акылга утырткан, ди. |