Среда, 18.06.2025, 17:29:12   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [320]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [6]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 08 » КАПКАНЫ КЕМ ЯБА? (Гардп халык әкияте)
КАПКАНЫ КЕМ ЯБА? (Гардп халык әкияте)
09:30:36
Яшәгән, ди, карчык белән карт. Карчык өй тирәсендә әвәрә килгән, карт иген иккән, мал караган. Шулай бер кичне карт арып- талып өенә кайткан да өстәл янына ашарга утырган.

Утыруы булган, капканы ачык калдырганы исенә төшкән.

— Бар, капканы ябып кер! — дигән ул карчыгына.

— Үзең яп! — дип каршы дәшкән карчык.

— Син яп! — дип кабатлаган карт.

Капканы кем ябарга тиешлеген ачыклап, бик озак бәхәсләшкән карт белән карчык. Ахырда болай килешкәннәр: кем беренче булып сүз башлый, капканы шул чыгып яба. Өстәлдәге ризыкка да кагылмыйча, авызларына су капкандай, кич буе сүзсез утыра болар.

Шулчак урамнан бер хәерче узып бара икән. Күрә бу: капка шар ачык. Ишегалдына кереп дәшеп тә карый — беркем җавап бирми. Өй ишеген ачса, өстәл тулы нигъмәт, ди. Өстәл янына утырып ашый баш¬лагач та, карт белән карчык аңа авыз ачып бер сүз әйтмиләр. Күз ачып йомганчы табынны ялтыратып куя бу. Ашап бетергәч, хәерче иң зур сөякне картның сакалына бәйли дә үз юлы белән китеп бара. Ит исен сизгән эт, ачык ишектән кереп, картның сакалындагы сөяккә ташлана да бабайны идән буйлап арлы-бирле сөйрәп йөртә башлый.

Шулчак түземе беткән карчык кычкырып җибәрә:

— И-и, мескенкәем! Сакалыңны эт йолкып бетерә бит!

— Син беренче әйттең! Син беренче сүз башладың! Капканы син ябасың! — дип, сөенеченнән көлә башлый карт.

Нишләсен карчык, теләсә-теләмәсә дә, капканы ябарга туры килә аңа. Карт сирәгәйгән сакалын учлап, карчык буш корсагын кочаклап, бу кичне икесе дә ач килеш йокларга яталар.

Менә шул!..
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 32 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz