Четверг, 12.12.2024, 19:04:01   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [38]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 7
Гостей: 7
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 8 » ПАДИШАҺ ҺӘМ КЫРМЫСКА (Ингуш халык әкияте)
ПАДИШАҺ ҺӘМ КЫРМЫСКА (Ингуш халык әкияте)
10:00:39
Бервакыт бер падишаһ, гаскәр җыеп, походка чыккан, ди. Шунда аның бер җайдагы ялгыш кырмыска оясына барып кергән. Оядан усал тавыш яңгыраган:

— Кайсы ахмагы ул, барыр юлны белмәстән, гаскәр ияртеп йөри!

Падишаһ бу сүзләрне әйтүчене тотып китерергә боерган.

Кырмысканы падишаһ каршына китереп бастырганнар.

— Үзе бәләкәй, үзе нинди усал! — дигән падишаһ.

— Зур тинтәктән бәләкәй гали артыграк,— дип җавап биргән Кырмыска.

— Башың никтер бик зур!

— Акыл өчен урын иркен дигән сүз ул!

— Ник билең кылдай нечкә?

— Мин корсак өчен яшәмим, чама белән генә ашыйм.

— Елына син күпме ризык ашыйсың?

— Бер елга бер бодай бөртеге дә җитә миңа.

— Сүзеңнең дөреслеген белү өчен, сине тартмага ябып, бер генә бодай бөртеге бирергә кушам. Бер елдан соң карарбыз,— дигән падишаһ.

Кырмысканы тартмага бикләп, алдына бер бодай бөртеге куйганнар.

Бер ел узган. Падишаһ Кырмыска турында тәмам оныткан. Шулай да гаскәриләреннән берсе аның хәтеренә төшергән. Падишаһ тартманы ачарга кушкан һәм гаҗәпкә калган: Кырмыска бодай бөртегенең яртысын гына ашаган, ди.

— Ник син бөртекнең яртысын гына ашадың? — дип сораган падишаһ.

— Мине бу тартмага бикләткән бәндә минем турыда тагын бер ел исенә төшермәскә мөмкин иде бит. Бөртекнең яртысын шуңа сакла¬дым,— дигән Кырмыска.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 3 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz