Пятница, 13.12.2024, 15:47:07   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [40]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 6
Гостей: 6
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 8 » ЯХШЫ БЕЛӘН ЯМАН ЯНӘШӘ (Дания халыклары әкияте)
ЯХШЫ БЕЛӘН ЯМАН ЯНӘШӘ (Дания халыклары әкияте)
09:43:15
Авыл агае, арба тартып, тегермәнгә бара икән. Юлда моңа бер юлчы очрап, үзара сөйләшеп киткәннәр.

— Хәерле көн! Тормышлар авыр түгелме? — дип сүз каткан агай әлеге юлчыга.

— Белмим, авырлыгын үлчәп караганым юк,— дигән тегесе, исе дә китмичә.

— Тегермән тартамы?

— Җил булса, тарта торгандыр...

— Бик сәер егет булып чыктың әле син. Сүзеңнең рәте-чираты юк. Юньләп сөйләшмисең.

— Мин егет түгел, өйләнгән. Егермене тутырдым.

— Бик яхшы.

— Нәрсәсе яхшы аның? Карт хатын эләкте миңа.

— Алайса, начар инде...

— Ул кадәр үк начар түгел.

— Нишләп?

— Менә дигән йорты бар, акчасы да бер букча.

— Алайса, әйбәт икән.

— Әйбәтен әйбәт, әмма ул букчада гел вак акча гына булып чыкты.

— Монысы начар булган.

— Бик үк начар түгел. Шул вак акчага дүрт симез дуңгыз сатып алдым.

— Әйбәт булган.

— Алай ук әйбәт түгел шул. Дуңгыз мае эреткәндә, әнием ут чыга¬рып, йортыбыз янды.

— Монысы начар булган.

— Ул кадәр начар түгел лә. Яңа йорт салып кердек.

— Монысы әйбәт булган.

— Бик үк әйбәт түгел шул. Хатыным өй түбәсенән егылып төште дә үлеп китте.

— Монысы начар булган.

— Начарын начар, әмма нишлисең. Шуннан соң яшь хатын алырга туры килде.

— Менә монысы әйбәт!

— Бик үк әйбәт түгел шул. Яшь хатын гел матур кием киеп, тәмле ризык ашап, кәеф-сафа корып кына йөри, бер эш эшләми. Бөтен хуҗалыкны үзем алып барам: кер юам, ашарга пешерәм, өй җыештырам.

— Менә инде монысы, чыннан да, начар икән.

— Начар гынамы соң?! Тормыш түгел, тәмуг бу! — дигән дә әлеге юлчы, саубуллашып, сөйләнә-сөйләнә ары киткән, ди.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 3 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz