— Өйдә бер юньле нәрсә калмаган... Кая китте безнең бар мөлкәтебез? — дип сораган энесе, зираттан кайткач.
— Үзем дә белмим,— дигән аңа абыйсы.— Хәзер безнең әтиебез дә, әниебез дә юк. Мин — өйләнгән кеше, син — буйдак. Шуңа күрә сиңа үз көнеңне үзеңә күрергә туры килер...
Кече туганга өйдән чыгып китүдән башка чара калмаган. Ул, абыйсы биргән песи белән этне алып, биек тау итәгендәге үз өлешенә тигән шәп- шәрә җир кишәрлегенә киткән. Аты да, үгезе дә булмагач, нишләсен, песи белән этне җигеп, шул ташлы җирне сукаларга уйлаган бу. Эт ләң-ләң килеп өрә, песи елый-елый мияулый, әмма сука һич кенә дә урыныннан кузгалмый, ди. Эт белән песинең җир сукаларга җигелгәнен күреп торган тау карап-карап торган да түзмәгән, шаркылдап көлә башлаган... Көлгән чакта, тауның мәгарә-авызы зур итеп ачылган да, тау куышында ялтырап алтын көшеле күренгән. Егет мәгарәгә кергән дә тиз генә, бер кушуч алтын алып, кире чыккан. Әлеге алтынга ул зур итеп йорт салдырган, ике үгез һәм дөге чәчәргә уңдырышлы җир са¬тып алган. Моны ишеткән абыйсы бик көнләшкән. Энесенең баеп китү сәбәбен белер өчен, аның янына юл тоткан.
— Бу йортны, үгезләрне, шундый шәп җирне каян алдың? — дип сүз каткан ул.
Энекәше абыйсының кунакка килүенә бик сөенгән, аңа барысын да яшермичә сөйләп биргән. Абый кеше энесенең этен һәм песиен алган да, хатынын ияртеп, теге тау итәгенә киткән. Алтын төяп кайту өчен,болар ике үгез җигелгән зур арба да алганнар. Менә абыйсы, эт белән песине җигеп, сукага тотынган.
Янәшәдә ике үгезе булып та, эт белән песи җигеп, җир сукаларга җыенган кешене күргәч, тау гаҗәпкә калган. Бу кешенең ахмаклыгына шаккатып, ул шаркылдап көлә башлаган.
Шулчак киң итеп ачылган мәгарә-авыз түрендә алтын көшеле ялтырап күренгән. Абый кеше хатыны белән мәгарәгә йөгереп кергәннәр дә капчыкларга, ашыга-ашыга, алтын тутыра башлаганнар. Тутыралар да тутыралар, тутыралар да тутыралар, һич кенә дә туктый алмыйлар икән болар. Моны күргән тауның тәмам ачуы чыккан. Ул кашларын җыерган да ачу белән каты итеп тешләрен кыскан. Шулчак мәгарә шапылдап ябылган! Комсыз абый кеше хатыны белән шулай тау куышында бикләнеп калганнар, ди.