Бик борынгы заманда булган бу хәл. Куе камышлар арасында яшәгән, ди, бер Юлбарыс. Көне буе авызына кабарга ризык таба алмыйча, тәмам ачыккан бу. Урманны аркылыга-буйга йөреп чык¬кан, әмма куркак куян да тота алмаган. Эңгер-меңгер төшкәч, Юлбарыс авыл читенә килгән. Иң кырыйдагы ялгыз алачыктан бала елаганы ишетелгән.
— Менә кайда икән миңа дигән ризык,— дип сөенгән Юлбарыс. Читән аша сикереп, тәрәзә читенә үк килеп баскан ул. Караса, өй түрендә бер әни баласын юатып утыра.
— Көмешем минем, алтыным минем, елама инде, елама, улым!
Ә бала, туктау түгел, аның саен кычкырыбрак елый икән.
— Туктыйсыңмы, юкмы? Туктамасаң, Бүре килә дә ашый үзеңне,— дип куркыткан аны әнисе. Бала елаудан туктамагач, ул, тавышын калынайта төшеп, болай дигән: — Елама!
Күрәсеңме, әнә тәрәзә каршында, тешләрен ыржайтып, Юлбарыс тора!
Моны ишеткәч, Юлбарыс тәрәзәдән читкәрәк тайпылган. Ә бала һаман елый да елый икән. Аптырагач, әнисе аны кулына алып арлы- бирле йөрергә тотынган.
— Улым, матурым, зинһар, елама,— дип ялварган ул.— Әнә хөрмәне күрәсеңме?
Бу сүзләрне ишеткәч, бала кинәт елавыннан туктаган. Юлбарыс та, сагаеп, як-ягына караган. «Моңа кадәр мин үземне дөньяда иң көчле, иң куркыныч җанвар дип йөри идем. Юк икән, миннән көчлерәкләр дә бар икән. Исеме дә моңа кадәр ишетмәгән ят, куркыныч исем — хөрмә. Бала бу исемне ишетүгә үк елаудан туктады бит... Хөрмәнең тырнагына эләккәнче, тизрәк ычкынырга кирәк...» — дип уйлаган Юлбарыс һәм, читән аша сикереп, урманга чапкан. |