Посетители |
Онлайн всего: 5 Гостей: 5 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 8 » ТЫЛСЫМЛЫ ЧИШМӘ (Корея халык әкияте)
ТЫЛСЫМЛЫ ЧИШМӘ (Корея халык әкияте) | 12:06:28 |
Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер карчык белән бер карт. Тормышлары әйбәт, тик балалары гына юк икән боларның.
Шулай беркөнне карт утынга киткән. Анда ул күз яшедәй чиста сулы чишмәгә тап булган. Карт чишмә янына килгән дә тезләнеп су эчә башлаган. Бер йотым эчкән икән — бөкре җилкәсе турайган. Икенче йотымны эчкән икән — битендәге җыерчыклары беткән.
Карчыгы аны көткән-көткән дә, хәле беткәндер, кая, булышыйм әле үзенә, дип, каршы чыккан. Бара икән карчык, бара икән, күрә: юл буйлап бер яшь егет килә, ди. «Минем картымны очратмадыңмы?» — дип сорый карчык.
Егет шаркылдап көлеп җибәргән:
— Яхшылабрак кара, карчык! Әллә үзеңнең иреңне танымыйсыңмы? Шулай дигән дә егет аны тылсымлы чишмә янына алып барган. Карчык та, ике йотым су эчүгә, япь-яшь кызга әверелгән.
Егет белән кыз, кулга-кул тотынышып, өйләренә кайтсалар, күршеләре боларны танымый икән. Шуннан егет аңа барысын да сөйләргә керешкән.
— Әйт тизрәк, кайда ул чишмә? — дигән күршеләре һәм, сөйләп бетергәнне дә көтмичә, чыгып чапкан.
Кич җиткәч, егет күршеләренә керсә, ул һаман өйдә юк икән. Егет чишмә янына йөгергән. Килеп җитсә, күршесе юк, җирдә халат белән эшләпәсе генә калган, ди. Эшләпә астында бер сабый ята икән.
— Әй җүләр, җүләр! Тылсымлы суны шулай күп эчәргә ярыймыни? — дигән ул.
Аннары сабыйны халатка төргән дә өйләренә алып кайткан. Хатыны, бала күргәч, бик сөенгән.
Шулай итеп, алар өчәүләшеп бик бәхетле тормыш белән яши башлаганнар. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 6 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|