Хәйләкәр Төлке авыл читендәге тавык кетәклегенә йөрергә ияләшкән икән. Караңгы төшүгә, тап-тар гына тишектән шуышып керә дә, ике тавыкның башына җиткәч, кире үрмәләп чыга икән бу. Күбрәк ашар иде дә, тишек тар, аның корсагы сыймаячак. Шулай бер кичне кетәклеккә барганда, Төлке юлда Бүрене очраткан.
— Кая барасың, кода? — дип сүз каткан моңа Бүре.
— Кетәклеккә... Тавык ашыйсың килсә, әйдә минем белән!..
— Әй син, хәйләкәр, мине тагын алдарсың,— дигән Бүре.
— Ышансаң ышан, ышанмасаң — юк. Миңа иярсәң, бүген төнлә корсагың шартлаганчы тавык ите ашатам!
Килеп җиткәннәр болар кетәклек янына. Тар тишектән башта Төлке, аннары Бүре кергән. Берәр тавыкның башына җиткәч, Төлке тишеккә башын тыккан. Әле тагын ашарга буламы, корсагы сыямы, янәсе...
— Нишлисең син? — дип, шикләнеп аваз салган Бүре.
— Хуҗа килми микән дип карыйм. Аша, аша, беркем юк,— дигән Төлке.
Корсакка икенче тавык кереп утыргач, Төлке тагын тишекне үлчәп караган.
— Кая китүең, кода? — дип борчылып сүз каткан аңа Бүре.
— Хуҗаны карыйм. Тавышы-тыны юк әлегә. Аша, аша,— дип кыстаган аны Төлке.
Бүре корсагы күпкәнче ашаган, ә хәйләкәр Төлке бер читтән елмаеп карап торган.
Кетәклектәге тавышны ишетеп, хуҗа йөгереп килүгә, Төлке тар тишектән чыгып чапкан. Ә Бүре, мескен, күпкән корсагын сыйдыра алмыйча, эчтә калган.
Билгеле, хуҗа аны таяк белән бик әйбәтләп сыйлаган, моннан ары кетәклеккә кунакка йөрмәслек иткән. |