Посетители |
Онлайн всего: 6 Гостей: 6 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 8 » ТӘКӘББЕР БАЙ БЕЛӘН ТАПКЫР КЫЗ (Кыргыз халык әкияте)
ТӘКӘББЕР БАЙ БЕЛӘН ТАПКЫР КЫЗ (Кыргыз халык әкияте) | 21:45:20 |
Яшәгән, ди, Мирза атлы бик тә дорфа һәм тәкәббер бай. Көннәрдән бер көнне ул үзенә яшь кәләш эзләү нияте белән юлга чыккан. Шактый ара узгач, күркәм генә бер юрта күреп, шунда сугыласы иткән. Моның каршысына бик тә чибәр йөзле, сылу гәүдәле япь-яшь хуҗабикә чыккан. Мирза, ишек пәрдәсен күтәреп, юртага кергән дә:
— Монда минем биштәрне эләрлек урын бармы? — дип сораган.
— Әгәр дә юртадагы сиксән колганың берсендә дә урын тапмасагыз, биштәрне муеныгызга эләргә туры килер,— дигән аңа яшь хуҗабикә.
Бай ни әйтергә дә белмичә телсез калган. Хуҗабикә, байны түргә утыртып, алдына зур табак белән ит куйган. Мирза бай күз ачып йомганчы итне ашап бетергән, аннары сөяк эчендәге җелекне суырырга тотынган. Шулчак хуҗабикә җамаяк белән май китергән дә:
— Сөяк эченнән май эзләп тилмермәгез, бай әфәнде. Менә, җамаягы белән ашагыз,— дигән.
Бу юлы да тәкәббер кунак дөрес сүзгә җавап таба алмаган.
Мирза бай китәргә җыенгач, хуҗабикә ишек төбенә аның иярләнгән атын алып килгән. Кунак ияргә менеп утыруга, хуҗабикәнең эте, өрә-өрә, ат тирәли әйләнгәли башлаган. Мирза бай, камчы белән кизәнеп берне сыдыргач, эт, шыңшый-шыңшый, хуҗабикәсенә барып сыенган. Яшь хуҗабикә этнең башыннан сыйпаган да:
— Елама, Акбай, юкка шыңшыма! Бертуган абыең кыйнаганда, шулай түзәргә туры килә инде ул...— дигән.
Эчендә ачуы кайнаса да, тәкәббер бай чибәр һәм акыллы хуҗабикәгә каршы әйтер сүз тапмаган. Шулай рәттән өч мәртәбә яшь хуҗабикә каршында хур булгач, Мирза бай, ни өчен килгәнен дә онытып, кире өенә кайтып киткән, ди. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 5 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|