Четверг, 12.12.2024, 18:44:43   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [38]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 9
Гостей: 9
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 8 » ТЫЧКАН БЕЛӘН ЕЛАН (Кыргыз халык әкияте)
ТЫЧКАН БЕЛӘН ЕЛАН (Кыргыз халык әкияте)
21:42:40
Көннәрдән бер көнне Тычкан, азык эзләп, басуга чапкан. Әйләнеп кайтса, ни күрсен, аның оясында Елан ята. Тычкан, чакырылмаган кунактан куркып, күршеләренә йөгереп кергән. Ул, аларга үзенең кайгысын сөйләп, киңәш сораган. «Эх, ничек кенә теге Еланны куып чыгарырга икән?» — дигән ул.

Акыл иясе тычканнар киңәшкә җыелганнар да үз фикерләрен әйткәннәр: «Бу өнне ташлап китүдән дә яхшысы булмас! Үзеңә икенче өн казы да шунда яши бир. Синең ояңа кереп, Елан гаделсезлек эшләгән, ләкин нишләмәк кирәк. Еланга бәйләнсәң, ул сине тотар да ашар». Бичара Тычкан кайгырган-кайгырган да китеп барган. Ләкин ул мондый хөкем белән һич тә килешергә теләмәгән. Кыерсытучыны ничек җәзага тартырга соң? Ул шул турыда уйлана башлаган.

Бервакыт җәйге кызу көннәрнең берсендә Тычкан Еланның өн янында кояшта кызынып ятканын күргән. Ә шуннан ерак та түгел, бакчада, агач күләгәсендә бакчачы йоклап ята икән.

Тычкан бакчачы янына йөгереп барган да аның бармагын тешләгән. Бакчачы Тычканны куып киткән. Ә Тычкан аны Елан яткан урынга алып килгән. Шулчак бакчачы еланны күргән дә: «Бу Елан Тычканга караганда күп тапкыр зарарлырак!» — дип, Еланны үтергән.

Тычканга шул гына кирәк тә: ул элеккечә үзенең өнендә тынычлап яши башлаган.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 5 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz