Пятница, 13.12.2024, 15:48:03   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [40]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 6
Гостей: 6
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 8 » ӘПӘНДЕ БЕЛӘН КАЗЫЙ (Кыргыз халык әкияте)
ӘПӘНДЕ БЕЛӘН КАЗЫЙ (Кыргыз халык әкияте)
12:43:41
Беркөнне өенә кайтып барганда, Әпәнде канауда аунап ятучы исерек кешене күргән. Исерек, бар дөньясын онытып, гырлый- гырлый йоклап ята, ди. Әйбәтләбрәк караса, бу шәһәрнең казые икән.

Уйлап-уйлап торган да Әпәнде исерек казыйның халаты белән түбәтәен алып ары киткән.

Казый йокыдан уянса, халатыннан да, түбәтәеннән дә җилләр искән. Кеше-кара күргәнче дип, ул кача-поса өенә таба йөгергән.

Икенче көнне казый үзенең ярдәмчеләрен җыйган да болай дигән:

— Кемдер кичә минем түбәтәем белән халатымны урлаган. Тиз арада шул адәмне табып, монда китерегез! Күрмәгәнен күрсәтәчәкмен мин ул угрыга!

Егетләр шәһәр буйлап каракны эзләп киткәннәр. Ике егет базарга кереп баручы Әпәндене күреп алган. Аның кулында сатарга дип алган әлеге халат белән түбәтәй икән. Егетләр, Әпәндене тотып, хуҗалары янына алып киткәннәр.

— Бу минем әйберләр бит. Син аларны каян алдың? — дигән казый.

— Кичә кич өйгә кайтканда, мин канауда аунап ятучы бер исерекне күрдем. Берәрсе урлап китмәсен дип, киемнәрен салдырдым да өйгә алып кайтып куйдым. Менә бүген шуларның хуҗасын эзләп базарга чыккан идем... Бу халат белән түбәтәй сезнеке булса, мәгез, рәхим итеп алыгыз,— дигән Әпәнде.

Казый, ярсуыннан нишләргә белмичә, кызарынган-бүртенгән дә кычкырып җибәргән:

— Минем беркайчан да канауда аунап ятканым юк! Бу түбәтәй белән халат минеке түгел! Бар, ычкын моннан!

Әпәнде, башын ия-ия хәйләкәр елмаеп, казый яныннан чыккан да туп-туры базарга киткән.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz