Четверг, 12.12.2024, 19:03:48   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [38]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 7
Гостей: 7
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 8 » КЕМНЕҢ ӨЕ ЯХШЫРАК? (Инглиз халык әкияте)
КЕМНЕҢ ӨЕ ЯХШЫРАК? (Инглиз халык әкияте)
09:50:31
Борын-борын заманда яшәгән, ди, Ниф-Ниф, Нуф-Нуф һәм Наф-Наф атлы өч дуңгыз баласы. Алар ямьле җәй айларын уйнап- көлеп, җырлап-биеп уздырганнар. Көз җитеп, көннәр салкынайта баш¬лагач, Наф-Наф дусларына:

— Әйдәгез, кар яуганчы, үзебезгә җылы өй җиткерәбез,— дигән.

— Әй, өлгерербез әле,— дип җавап кайтарган аңа дуслары.

Наф-Наф уенын ташлаган да үзенә йорт сала башлаган. Кыш җитеп, көннәр суыткач, Нуф-Нуф, дерелди-дерелди:

— Безгә дә өй салырга вакыт җиткәндер,— дип әйтеп куйган.

— Өлгерербез әле, башта туйганчы уйныйк,— дигән аңа Ниф-Ниф.

Нуф-Нуф та йорт җиткерергә тотынган. Ялгызы гына уйнаудан кызык тапмагач, Ниф-Ниф та саламнан үзенә йорт әмәлләп куйган.

Йортларын җиткереп бетергәч, өч дуңгыз баласы тагын бергәләшеп уйнарга тотынганнар. Шулчак урманнан бер ач Бүре чыккан да боларның өстенә ташланган. Дуңгыз балалары Ниф-Ниф йортына кереп качканнар икән, соры Бүре тәпие белән китереп сугуга, салам йорт таралып та киткән. Аннары өч дуңгыз баласы, йөгереп барып, Нуф-Нуф салган агач йортка кереп качкан. Әмма ач Бүре башы белән сөзүгә, ул йорт та җимерелеп төшкән. Шуннан соң дуңгыз балалары Наф-Нафның таш йортына кереп бикләнгәннәр. Соры Бүре тәпие белән сугып та, башы белән сөзеп тә караган, әмма таш йорт бирешмәгән. Аптырагач, ул, түбәгә менеп, мич торбасы аша өйгә кермәкче булган. Ә дуңгыз балалары, моны сизеп, мич алдына сулы казан куйганнар. Шулай итеп корымга буялган Бүре лап итеп кайнар суга килеп төшкән. Ул авыртудан чинап җибәргән һәм урманга чыгып качкан.

Дуңгыз балалары шул көннән башлап Наф-Наф йортында яши башлаганнар. Хәзер инде алар дуслары Наф-Наф әйткәннең барысын да тыңлыйлар, бер дә аның сүзеннән чыкмыйлар, ди.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz