Четверг, 12.12.2024, 18:54:25   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [38]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 11
Гостей: 11
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 8 » МӨГЕЗЛЕ ПАТША (Грузин халык әкияте)
МӨГЕЗЛЕ ПАТША (Грузин халык әкияте)
09:35:46
Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер патша. Көннәрдән бер көнне моның маңгаена мөгез үсә башлаган. Мөгезен күрмәсеннәр дип, ул көндез дә, төнлә дә башыннан таҗын салмый икән.

Патша, бу хакта башкалар белмәсен өчен, аның чәчен алган чәчтарашларны үтерергә әмер биргән. Шулай беркөнне шәһәрдәге соңгы чәчтарашка да чират җиткән. Патшаның чәчен алганнан соң берәүнең дә исән калмавын белгәнгә, ул, гаиләсе, туганнары белән хушлашып, сарайга юл тоткан. Чәч ала башлауга, патшаның маңгаендагы мөгезне күргән бу, әмма, берни булмагандай, эшен дәвам иткән. Патшага чәчтарашның илтифатсызлыгы ошаган һәм ул аны исән калдырырга боерган.

— Әгәр бүген нәрсә күргәнеңне берәрсенә сөйләсәң, башыңны кистерермен,— дип кисәткән ул чәчтарашны.

Исән-сау килеш өенә кайтып кергәч, сөенешкән туган-тумача моннан сарайда ни күргәннәрен сораша башлаган. Әмма чәчтараш, куркуын эченә йотып, бер сүз әйтми, тып-тын гына утыра икән. Патша мөгезе турындагы серне эчендә саклый торгач, моның корсагы, көннән-көн үсеп, берзаманны борынына кадәр җиткән, ди. Түзәр чамасы калмагач, чәчтараш сазлык читендәге камышлыкка килгән дә бар көченә болай дип кычкырган:

— Безнең патшаның маңгаенда мөгезе бар!

Шулчак аның эче бушанып, корсагы күзгә күренеп шиңә башлаган.

Шулай беркөнне сазлык читеннән үтеп баручы кеше камыш көпшәсе кисеп алган да сыбызгы ясаган. Сыбызгыны авызына кабып өрүгә, аннан: «Безнең патшаның маңгаенда мөгезе бар!» — дигән сүзләр яңгыраган:

Икенче көнне үк патша мөгезе хакындагы хәбәр бөтен шәһәргә таралган. Моны ишетеп ярсыган патша чәчтарашны тотып китерергә боерган.

— Минем мөгез турында син хәбәр тараттыңмы? — дип җикергән ул чәчтарашка.

— Юк,— дигән чәчтараш,— мин беркемгә дә сөйләмәдем.

— Алайса, кем авызыннан чыга мондый хәбәр?

— Ә сез базардагы сыбызгы сатучыны чакырыгыз да үзегез аның сыбызгысын сызгыртып карагыз. Минем гаепсез булуыма ышанырсыз.

Хезмәтчеләр күз ачып йомганчы базардагы сатучыны алып килгәннәр. Патша авызына сыбызгы алып сызгыртуга, аннан:

— Безнең патшаның маңгаенда мөгезе бар! — дигән сүзләр яңгыраган.

Менә шуннан соң патша бик ачуы килсә дә, бу сүзләр үз авызыннан чыкканга күрә, чәчтарашны исән-сау килеш өенә кайтарып җибәрергә боерган, ди.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 3 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz