Посетители |
Онлайн всего: 8 Гостей: 8 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 8 » ӘТӘЧ БЕЛӘН ТӨЛКЕ (Каракалпак халык әкияте)
ӘТӘЧ БЕЛӘН ТӨЛКЕ (Каракалпак халык әкияте) | 11:30:27 |
Таң атуга, Әтәч койма башына сикереп менгән дә аллы-гөлле канатларын кагып кычкырып җибәргән:
— Кикрикүк! Торыгыз, тавыкларым! Җир өстенә бодай сиптем, кикрикүк!
Нәкъ шул чакта бакча буеннан ач күзле Төлке үтеп бара икән. Әтәч кычкырганны ишеткәч, ул, әкрен генә атлап, аңа якынрак килгән. «Әтәч бик симез күренә, ите тәмле булырга тиеш»,— дип уйлаган ул эченнән. Ә үзе, итагатьле генә баш иеп, болай дигән:
— Әтәч туганкаем, иртә таңнан кемне чакырасың болай?
— Үземнең тавыкбикәләремне,— дигән Әтәч.— Кояш кыздырганчы тамак ялгарга кирәк.
— И-и, Әтәч хәзрәтләре, койма башында утыру җайсыздыр. Җиргә төшсәгез, бер рәхәтләнеп серләшер идек...
Әтәч Төлкегә күз кырые белән генә карап куйган да болай дип җавап биргән:
— Минем тавыкбикәләремне йокыдан уятасым бар. Сөйләр сүзләрең күп булса, капка янындагы бәләкәй өйдә яшәүче дустым янына керә тор. Ул сүзгә миннән остарак, аннары... әлегә эше дә юк аның...
Анда тагын бер симез әтәч бардыр дип, Төлке, сөенә-сөенә, бәләкәй өй янына киткән. Шулчак өйнең түгәрәк ишегеннән алагаем зур Эт си¬кереп чыккан да Төлке өстенә ташланган.
— Тимәгез миңа! Җибәрегез! Мин — Әтәчнең иң якын дусты! Дустымның хәлен белергә килгән идем! — дип кычкыра-кычкыра, Төлке басу ягына чапкан.
— Ә мин әтәч-тавыкларны синең кебек мәкерле дус-дошманнан сак-лыйм! — дип ырлаган Эт һәм үткен тешләре белән Төлкене ботарлап та ташлаган. Аннары, Төлке тиресеннән йомшак урын җәеп, яңадан оясына кереп яткан, ди. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 5 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|