Яшәгән, ди, карт белән карчык. Шулай беркөнне иртән болар кысыр аш пешереп ашаганнар. Тамаклары туйгач, араларында сүз чыккан:
— Казанны син ю! Син — хатын кеше,— дигән карт.
— Пешерү миннән, казан юу синнән,— дип чәтелдәтеп җавап биргән карчык.
Бәхәсләшкәннәр-бәхәсләшкәннәр, әмма уртак фикергә килә алмаганнар болар. Ахырдан карт болай дигән:
— Әйдә, карчык, болай итәбез... Хәзер икебез дә йокларга ятыйк. Кем алдан уянып сүз башлый, казанны шул юа.
Шулай килешкәннәр дә тынычлап йокларга ятканнар болар.
Көн үтеп, кич булган, ә карт белән карчык кымшанмыйча һаман сәндерәдә ята икән.
Көн буе өй тирәсендә күренмәгәч, боларга нәрсә булды икән дип, күршеләре борчуга калган. Ишек ачып өйгә керсәләр, шылт иткән тавыш та юк икән. Карасалар, карт белән карчык бер хәрәкәтсез сәндерәдә ята. Күршеләре, боларны үлгән дип уйлап, тиз генә попны чакырганнар. Поп килеп, укынып-чукынып киткәннән сон, да карт белән карчык урыннарыннан кузгалмаганнар. Караңгы төшкәч, кемнәрдер шыпырт кына өйгә кергән. Күзләрен ачып карасалар, өч ир кеше өйдәге җиһазны күтәреп чыгып бара икән. Бер тапкыр алып чыкканнар бо¬лар, ике тапкыр... Ә карт белән карчык — ләм-мим! Өченче тапкыр кереп, иләк белән уклауны ала башлагач, карчык түзмәгән, кычкырып җибәргән:
— Уклауга тиясе булма!
— Әй, карчык, казанны син юасың! — дигән шунда карт һәм сәндерәдән сикереп төшкән. |