Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер бик усал патша. Бөтен хезмәтчеләре аннан дер калтырап, куркып яшәгәннәр, ди. Аның алдында барысы да башын иеп йөргән.
Шулай беркөнне, сыңар киек тә ата алмыйча, аудан кәефе кырылып кайткан падишаһның. Халык, гадәттәгечә, моны каршы алырга чыккан. Падишаһ иң алда торган агайга бер сәбәпсез каныккан да бөтен ачуын нигәдер шуннан алмакчы булган.
— Сугым пычагыңны яхшылап кайра да иртәгә менә бу зур ташның тиресен туна! — дип җикергән ул агайга.
Нишләсен хезмәтче, башын түбән игән дә өенә кайтып киткән. Өйдә аны бердәнбер кызы каршы алган. Үзе чибәр, үзе гаҗәп акыллы икән бу кыз.
— Башыңа нинди кайгы төште, әтием? Нигә бик кәефсез син? — дигән ул, нидер сизенеп.
Агай, тирән итеп көрсенгән дә усал патшаның аңа нинди эш кушканын сөйләп биргән.
— Кайгырма, әти. Ят та йокла, берәр нәрсә уйлап табарбыз,— дигән аңа кызы.
Агай төне буе йокламый чыккан.
Таң атканда, кызы әтисе янына килгән дә мондый киңәш биргән:
— Әтием, син хәзер падишаһ янына бар да: «Мин синең әмереңне үтәргә әзер. Әмма бездә тере малның тиресен тунамыйлар. Башта миңа ул ташны чалып бир, ә аннары мин аның тиресен тунармын»,— дип әйт дигән.
Агай патша сараена килсә, анда, тамаша карарга дип, халык җыелган икән.
— Акыллыларның да иң акыллысы булган патша галиҗәнаплары! — дип сүз башлаган агай.— Мин синең әмереңне үтәргә әзер, әмма бездә тере малның тиресен тунамыйлар бит. Син башта бу ташны чалып бир, аннары мин аның тиресен тунармын. Халык бу сүзләрне ишетеп шаккаткан.
Агайның акыллы җавабы падишаһның күңеленә хуш килгән. Ул, усаллыгын онытып, ирексездән көлеп җибәргән.
— Кем шундый акыллы киңәш бирде сиңа? — дип сораган ул, елмая-елмая.
— Кызым,— дигән аңа агай.
Падишаһ кызны сарайга китерергә кушкан, ә инде каршысына гүзәл кыз килеп баскач, аның күңелендәге усаллык бөтенләй эреп юкка чыккан. Падишаһ, кызга өйләнеп, өч көн туй ясаган, һәм шул заманнан бирле башка беркемгә дә яманлык кылмаган, ди. |