Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 8 » ӘБЕЛХӘЯТ СУЫ (Индонезия халыклары әкияте)
ӘБЕЛХӘЯТ СУЫ (Индонезия халыклары әкияте) | 10:03:52 |
Сөләйман падишаһ картаеп түшәк өстенә калгач, моның янына бер Шайтан килгән дә болай дип сүз каткан:
— И падишаһ, миннән менә шушы тылсымлы чүлмәкне кабул итеп ал. Андагы әбелхәят суын эчсәң, син үлемсез булачаксың.
Бу сүзләрне ишеткәч, Сөләйман патша уйга калган. Аннары үзе янына гаскәр башлыгын, бай сәүдәгәрне һәм фәкыйрь авыл агаен чакырырга кушкан.
— Әйт әле, әбелхәят суын эчсәм, мин бәхетле булырмынмы? — дип сораган ул гаскәр башлыгыннан.
— Һичшиксез! — дигән аңа гаскәр башлыгы.— Чөнки син, меңнәрчә ел яшәп, барча илләрне, халыкларны яулап алачаксың. Дөньяда шуннан да зуррак бәхет булуы мөмкинме соң?!
Аннары падишаһ бай сәүдәгәргә сүз кушкан:
— Әйт әле, әбелхәят суын эчсәм, мин бәхетле булырмынмы?
— Һичшиксез, булырсың,— дип җавап биргән сәүдәгәр.— Чөнки меңнәрчә ел яшәп, син дөньядагы иң бай кешегә әвереләчәксең. Шуннан да зуррак бәхет юктыр инде. Аннары падишаһ ярлы агайдан:
— Әбелхәят суын эчсәм, мин, чыннан да, бәхетле булырмынмы? — дип сораган.
— И падишаһым минем! — дигән аңа авыл агае.— Гаскәр башлыгы белән сәүдәгәр сиңа хакыйкатьнең яртысын гына сөйләделәр. Алар бәхетле булу хакында гына әйттеләр, ә дөньяда бәхетсезлек тә бар бит әле...
— Нәрсә сөйлисең син, ахмак?! — дип ярсыганнар гаскәр башлыгы белән сәүдәгәр.— Үлемсез падишаһ бәхетсез була димени?
— И падишаһым,— дип сүзен дәвам иткән агай,— бер йотым әбелхәят суы эчкәч, син мәңге үлмәс кешегә әвереләчәксең. Әмма, вакыты җиткәч, синең яраткан патшабикәң үләчәк. Еллар узгач, балаларың да картаеп дөнья куяр. Ә син һаман байлыгыңа, үз куәтеңә сөенеп яшәячәксең. Аннары балаларыңның балалары, дусларың, якыннарың да якты дөньядан китәр, һәм берзаманны син япа-ялгыз калачаксың. Әгәр дә үзеңә шундый бәхет телисең икән, эч син ул әбелхәят суын.
— Кирәк түгел! — дип кычкырган шулчак Сөләйман падишаһ.— Кирәк түгел миңа мәңге яшәтә торган әбелхәят суы! Янәшәмдә балаларым, оныкларым, якыннарым, дусларым булмагач, ничек бәхетле булыйм ди мин?!
Падишаһ шул сүзләрне әйткән дә чүлмәкне җиргә ташлаган. Чәлпәрәмә килгән чүлмәктән чәчрәгән су тамчылары җир куенына сеңгән. Әбелхәят суы тамган урыннарда хәтфә үләннәр, аллы-гөлле чәчәкләр, куе урманнар үсеп чыккан. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 5 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|