Среда, 18.06.2025, 21:45:15   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [6]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 08 » АЖДАҺА (Инглиз халык әкияте)
АЖДАҺА (Инглиз халык әкияте)
09:47:26
Яшәгән, ди, дөньяда Комодо атлы бер аждаһа. Ул авызыннан ут бөркегән чакта, тирә-юньдәге халык дер калтырап тора, аның килүен ишеткәч, бар да качып бетәләр икән.

Көннәрдән бер көнне аждаһа Съюзи исемле кызны очраткан. Комодоны күргәч, бу кызның исе дә китмәгән, ди.

— Нигә авызыңнан ут бөркисең син? — дип сораган кыз.— Бөтен кешене куркытасың бит!

— Һем,— ди икән аждаһа,— мин... һем... мин... белмим. Бу турыда уйлаганым юк иде. Нигә, әллә куркытырга ярамыймы?

— Билгеле, ярамый,— дигән Съюзи.

— Алайса, бүтән куркытмам,— дип вәгъдә биргән Комодо.

Алар саубуллашканнар, һәм Съюзи өенә кайтып киткән. Инде караңгы төшкән булса да, фонарьчы Чарли нишләптер утларны кабызмый икән. Кешеләр караңгыда юл таба алмый аптырап беткәннәр.

Ә Чарли бу вакытта өендә йоклап ята икән. Ул кичә кичен бик арыган булган. Шәһәр башлыгы сэр Уильямның моңа бик тә ачуы чыккан.

Шуннан Съюзи Комодо яши торган мәгарәгә йөгереп барган да аждаһаны шәһәргә алып килгән. Алар икәүләшеп бөтен урамнарны йөреп чыкканнар: аждаһа, авызыннан ут бөркеп, фонарьларның һәммәсен дә кабызган.

Шәһәр кешеләре бик сөенгәннәр. Шуннан бирле алар аждаһадан курыкмый башлаганнар. Һәр елны, Чарли ялга киткән чакта, Комодоны шәһәр фонарьларын кабызырга чакыра торган булганнар.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 30 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz