Посетители |
Онлайн всего: 8 Гостей: 8 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 8 » ӨЧ ДУС (Көрд халык әкияте)
ӨЧ ДУС (Көрд халык әкияте) | 12:15:59 |
Борын-борын заманда өч егет ил гизәргә чыгып киткәннәр. Бара торгач, алар бер авылга юлыкканнар һәм иң читтәге йортның ишеген шакыганнар. Сөлектәй таза өч егетне авыл агае үз туганнары кебек каршылаган.
Өйгә керүгә, егетләр, хәл-әхвәл дә сорашып тормыйча, бер-берсен макташа башлаганнар. Агай карап-карап торган да боларны сынамакчы булган. Шулчак егетләрнең берсе ишегалдына чыгып киткән. Хуҗа кеше ике егеткә болай дип сүз каткан:
— Ниндирәк кеше сезнең бу дустыгыз? Карап торышка бик җилле күренә...
— Ахмак бер ишәк шунда,— дип, дәррәү җавап биргән егетләр.
Бераздан әлеге егет тыштан урап кергән. Ул керүгә, теге икесе чыгып киткән.
— Бу дусларың ниндирәк кешеләр? — дип сораган аннан хуҗа.— Кыяфәтләренә караганда бик хәтәр күренәләр.
— Теге кара бүреклесен әйтәсеңме? Эт тә эт, ул да эт,— дигән бу егет.
— Ә икенчесе ничегрәк?
— Бер хайван шунда...
Кичен егетләр өстәл янына җыелганнар. Өй хуҗасы берсенең алдына табак белән арпа китереп куйган, икенчесенә кочагы белән печән тоттырган, өченчесенең тәлинкәсенә сөяк-санак белән калган аш салган. Егетләр ни әйтергә белмичә телсез калганнар.
— Нигә шаккаттыгыз? — дигән хуҗа аларга.— Сез бит бер-берегезне «ишәк», «хайван», «эт» дип атадыгыз. Шуңа күрә һәркайсыгызның алдына иң яраткан ризыгын куйдым... |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 5 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|