Посетители
Онлайн всего: 11
Гостей: 11
Пользователей: 0
Главная » 2024 » Декабрь » 8 » НАМУС (Карачай халык әкияте)
НАМУС (Карачай халык әкияте)
11:41:33
Тау итәгендәге авылда бер зур тату гаилә яшәгән, ди. Уллары да, кызлары да, киленнәре дә берсеннән-берсе уңган, тырыш икән боларның. Шуңа күрә тормышлары да мулдан, күңелләре дә күтәренке булган. Беркөнне гаилә башлыгы, иртә таңнан торып, атларга печән салырга чыккан. Караса, бөтен дөньяны ак карга төреп, кыш килгән. Ак кар өстендә кемнеңдер аяк эзләре ярылып ята. «Миннән дә иртәрәк торып, кем басу ягына юл тотты икән»,— дип уйлаган агай. Әлеге эз буйлап бара торгач, ул басу читендәге гөлҗимеш куаклыгына барып чыккан. — Кем бар анда? Безнең өйдән чыгып, кем килде икән монда? — дип аваз салган агай. — Мин бу, синең Бәхетең... Сезнең йортта хәзер гел байлык, рәхәт тормыш турында гына сөйлиләр. Мине телгә алучы да юк... Шуңа ә-әнә авыл читендәге теге ялгыз йортка күчеп китәргә булдым. Озакламый минем арттан бөтен мал-мөлкәтең дә китәр. Әмма мин синең бер теләгеңне үти алам... Әйт әле, синең өчен дөньяда иң кадерле нәрсә ни ул? Мал-туармы, басу-кырлармы, әллә затлы киемнәрме? — Туктале,— дип уйга калган агай,— бик катлаулы сорау бирдең, кайтып, өйдәгеләр белән киңәшеп килим әле... Агай, өенә кайтып, һәммәсен дә бәйнә-бәйнә сөйләп биргән. Аннан һәрберсенең җавабын тыңлаган. — Иң кадерле нәрсә — җир,— дигән аңа хатыны.— Җиребез булса, тамагыбыздан ризык өзелмәс. — Син аннан яхшы атлар сора,— дип сүзгә кушылган өлкән улы. — Безгә затлы-зиннәтле киемнәр кирәк,— дип, агайның колагына пышылдаган кызлары. Шулчак бер читтә тын гына, тыйнак кына торган иң яшь килен тыңлап торган-торган да: — Мөмкин булса, аннан намус сорарга кирәк,— дип әйтеп куйган. — Дөрес сөйлисең! — дигән агай һәм, ашыга-ашыга, Бәхет янына киткән. — Нинди киңәш бирделәр? Сезнең гаилә өчен нәрсә иң кадерле? — дип сораган аннан Бәхет. — Намус! — дигән агай.— Бөтен нәрсәбезне алып китсәң дә, намусыбызга тимә, намусыбызны калдыр! — Алайса, мин үзем дә сезнең йорттан китә алмыйм инде,— дип җавап биргән аңа Бәхет.— Чөнки намус кайда булса, мин һәрвакыт шунда... Бәхет куаклар арасыннан чыккан да, агай белән култыклашып, аларның өенә кайтып киткән. Әле бүген дә бу агайның гаиләсе намус һәм бәхет белән бергә мул тормышта гомер кичерә, ди.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 7 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
- Оценить -
Отлично
Хорошо
Неплохо
Плохо
Ужасно
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]