— Сине күптәннән күргәнем юк,— дип сүз башлаган боларның бе-ренчесе.— Мин Неапольгә барып кайттым. Анда күргәннәрне сөйләсәм, ышанмассың да. Шулай да сөйлим әле...
Юл буйлап бара торгач, күрәм, каршымда галәмәт зур барабан ята. Аның зурлыгын сөйләп-аңлатып бетерерлек түгел! Мин аны көч-хәл белән өч көндә урап чыктым. Барабан өстендә бер авыл да бар. Авыл халкы көтү куган вакытта, сыерлар тояклары белән барабанны шундый каты дөбертәләр: тавышы хәтта биш йөз мильгә ишетелә торгандыр.
— Булыр, булыр,— дип башын селки икенче алдакчы.— Мин дә бу арада күп нәрсәләр күрдем. Оста аучы икәнемне беләсең инде. Соңгы көннәрдә мин аткан җәнлек-җанварның исәбе-хисабы юк. Шулай бер көнне буйвол ауларга туры килде. Менә ул буйвол дисәң дә буйвол инде! Алдагы аяклары белән бер тауның башына баскан, арттагы тоякларын икенче тау түбәсенә терәгән. Үлән урынына ботагы, кәүсәсе, тамыры белән йөз еллык агачларны бөтереп ашый...